Әлки районы китапханәләрендә Роберт Миңнуллин иҗатын яктырттылар
Татар шагыйре Роберт Миңнуллинга 70 яшь тулу уңаеннан район китапханәләрендә төрле чаралар үткәрелде.
Яңа Чаллы авыл китапханәсендә “Роберт Миңнуллин – балаларның яраткан шагыйре” дигән әдәби сәгать узды. Юхмачы авыл китапханәсе нәни укучыларын кунакка чакырып, шагыйрь иҗатында балачак темасы турында әңгәмә үткәрде. Ә Түбән Әлки китапханәчәләре “Шагыйрь һәм заман” дигән әдәби кичә оештырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев