Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Кошки авылы халкы үзләрен борчыган мәсьәлә белән редакциягә мөрәҗәгать итте

Редакциягә Кошки авылында яшәүчеләр мөрәҗәгать итте.

“Безнең авылда зиратка йөри торган юлда күпер бар. Ул еллар узган саен утыра бара. Тора-бара күперне ныгытып ясарга кирәк булыр дип, аның янәшәсендә генә озын калын торба сакланды. Әмма көннәрдән бер көнне ул торба юкка чыкты. Соңрак аны авыл җирлеге башлыгы Минзакир Гайфуллинның Татар Төгәлбәенә алып киткәнлеге ачыкланды. Җитәкченең аңлатуына караганда, әлеге торбаны ул су аксын өчен урам юлына салдырмакчы икән. Ә Кошкида әлеге күпергә киртә ясау өчен торба урынына профильләр сатып алачак, диләр.

Без, кошкилылар, зират юлындагы күпергә тора-бара ремонт кирәк булачак бит, дип, теге тимер торбаны җирлек башлыгының кире кайтаруын сорыйбыз. Ә күпер киртәләрен ясарга материалны халыкның үзара салым акчасына алырга була.

Төгәлбәй халкы да зират юлы өчен кирәк булган торбаны үз авылларында файдалануга каршы икән. Бу мәсьәләне уңай хәл итүдә ярдәм сорыйбыз”,–диелә кошкилылар юллаган хатта.

Мәсьәләгә ачыклык кертү өчен без Кошки авыл җирлегенә юл тоттык.

Теге бәхәс тудырган торбаны барып карадык. Җирлек башлыгы Минзакир Гайфуллин Төгәлбәй авылында елга аша салынган бик искергән күперне күрсәтте. Әлеге торбаны шул күперне төзекләндерү өчен файдаланмакчы булганнар икән.

Аннан без Кошки зиратына бара торган юлдагы күперне дә карадык. Аңа узган ел әйбәт ремонт ясалган булган. Янәшәсендә тагын бер озын торба ята әле.

Җирлек башлыгы әйтүенчә, ул алып киткән торбаны кемнәрдер тимер-томырга тапшырырга дип әзерләп куйган булганнар. Кулыннан тотмагач, анысын без дәлилли алмыйбыз, билгеле. “Инде ул торба белән бәйле шундый ризасызлык чыккан икән, аны янә Кошки авылына элеккеге урынына илтеп куярбыз”,–диде Минзакир Гайфуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев