Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы мәдәният бүлеге мөдире ни турында хыяллана?

Татар Әхмәт авылы читендә халык теленә утрау дип кереп калган тыкрык бар. Кечкенә Рәсимәнең театр белән мавыгып китүе әнә шул утраудан башлана да инде. Җәйге җылы кичләрдә кыр һәм фермалардагы авыр хезмәттән арыган яшь хатыннар урамга чыга.

Тегесен-бусын сөйләшеп утырасы урынга алар бергәләп төрле сәхнә күренешләре куялар, рольгә оста кереп китәләр. Тора-бара бу скетчлар “театрга” әйләнә, ә авыл читендәге утрау җирле клуб мөдире башлангычы белән мәдәният йортына күчә.

–Әлегә кадәр исем китә, күңелемә җылылык тула: гап-гади авыл хатыннары сәхнәдә могҗиза тудыру өчен вакытын да, көч һәм мөмкинлекләр дә таба иделәр. Әле бит аның сценарийлары да, музыкасы да, костюмнары да, грем салу өчен материаллары да юк иде. Хәзер, мөгаен, аларның гамәлләрен “халык массаларына мәдәният сеңдерү” дип атар иделәр. Ә безнең өчен болар барысы да тормышыбызга җитеп бетмәгән әкияткә әйләнә иде, – дип матур чагыштырулар, сынландыру чаралары кулланып сөйли минем әңгәмәдәшем. Аны тыңлаганда театр тамашачысына әйләнүеңне сизми дә каласың. 
Менә син күптән түгел буялган эскәмиядә иске авыл клубында утырасың. Ә такталары  шыгырдап торган сәхнәгә җыелган халыкның алкышлары астында берәм-берәм Мөнәвәрә Шиһапова, Надия Хәмитова, Флера Җиһаншина, Рәшидә Зиннәтуллина чыгып баш ия. Аннары ниндидер галстуклы ир-ат халык каршына басып башлангыч күрсәткән колхозчыларга кайнар рәхмәт әйтә, грамота тапшыра, тамашачыларның берсе үзешчән артистларга кыр чәчәкләре бүләк итә... 
Мөгаен, укучыларыбыз аңлагандыр, хикәябез – хезмәт эшчәнлеген кешеләрне бәхетле итүгә багышлаган кеше, район башкарма комитетының мәдәният бүлеге начальнигы Рәсимә Гайфуллина турында. 
–Үсмер чакта яныма урам балаларын җыеп, алар белән текстлар өйрәнә, рольләр бүлешә идем. Шулай тамаша әзерли идек. Сәхнә киемнәре урынына апаның туфлиләре, әтинең тантаналы очракка дип саклаган чалбары, өлгереп бетмәгән миләштән ясалган төймәләр дә ярап куя иде,–дип хәтерен яңарта Рәсимә Әхәт кызы. Мәктәп тәмамлаганчы үзешчән балалар коллективы авыллары сәхнәсендә күп кенә кызыклы тамашалар куярга өлгергән икән бит. Шуларның иң истә калганы – “Авыртмаган башка тимер таяк” күренеше. 

Керү ирекле
–Бервакыт шулай чираттагы спектакльне әзерләп бетергәч, аны карарга авыл халкын чакырырга булдык. Һәр артистка тамашачы кирәк бит. Урам баганаларына афишалар ябыштырып чыктык: “Бүген утрауда беренче тапкыр спектакль күрсәтелә. Керү ирекле”. Бала кулы белән кәкре-бөкере хәрефләрдән язылган әлеге белдерүне укыгач, “Энергетик” совхозының бүлекчә идарәчесе Камил ага Галиуллин клуб мөдирен ачуланып ала, моннан соң афишаларны каләм-кара белән матур итеп язырга, ә спектакльне урам читендә түгел, клубта куярга куша. Ул бит спектакльне балалар куюын, баганадагы язуларны да алар язуын күз алдына да китерми. 
–Клуб мөдире Мөнәвәрә апа җитәкче белән сүзгә килеп тормый, әмма безне үз канаты астына алды. Моның нәтиҗәсе әйбәт булды: мәктәп бетергән җиргә без Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” спектаклен сәхнәдә куйдык. Анда 25 кеше катнашты! Миңа баш рольне – Сәрвәрне уйнауны ышанып тапшырдылар,–дип яшьлегенә кайтып сөйли әңгәмәдәшем, ә күзләрендә шатлык һәм бәхет очкынлана. 
Тора-бара әлеге спектакль белән үзешчән коллектив тирә-яктагы авылларны йөреп чыга, яңа костюмнар тегү өчен тукыма сатып алырлык акча эшли, ә клуб мөдирен алдынгылар слетында хәтта грамота белән бүләклиләр. Алга таба кайда укырга, нинди һөнәр алырга дип уйлана башлаганда кызның җавабы әзер була инде. Гөлсинә Вахитова белән Алабуга мәдәният-агарту училищесына юл тоталар кызлар. Аудитория каршында чыгыш ясау тәҗрибәсе булган үзешчән артистларга сәхнә осталыгы буенча кереш имтиханнарын тапшыру авыр булмый. Әле бит кызларның үзләре белән алып килгән Рәхмәт хатлары, Мактау кәгазьләре, совхоз җитәкчесенең аларны укырга алуларын сорап язган хаты да була. 

Гармунчының бармаклары саен мәхәббәт аның
Кулына “халык театры режиссеры” белгечлеге турында диплом алгач, Рәсимә туган авылына кайта. Шул ук елны Әхмәт клубында башта “Ташкыннар” драмасын күрсәтәләр, аннары тамашачылар соравы буенча “Сүнгән йолдызлар”ны куялар.
–Клуб тормышы кайнап торды. Авылда яшьләр күп, барысының да үзен күрсәтәсе килә. Сәхнәгә чык әле, дип ялынып торасы юк, бу данга санала иде. Берничә сезон мин яшь кызлар ролен уйнадым,–дип исенә төшерә Рәсимә Әхәт кызы.
Барлык тамашаларда да җырчыларга гармунны Ринас исемле егет уйный. Аның халык каршында бик чыгыш ясыйсы килеп тормый, әмма төп рольне уйнаучы кыз, ягъни Рәсимәгә якынрак буласы килә егетнең. Монысы соңрак ачыклана, ә 1983 елда яшь мәдәният хезмәткәре белән машина йөртүче гаилә коралар. Тиздән зур шатлык булып дөньяга кызлары Ләйсән, озак та тормый әтисенең яраткан улы Илназ туа. Тагын тугыз ел үткәч Чулпаннары дөньяга аваз сала. Олы кызлары тугач, Гайфуллиннар район үзәгенә күченә – гаилә башлыгы “Сельхозхимия” берләшмәсендә  эшли башлый.

Дәүләт хезмәте
Ә Рәсимә Әхәт кызы Галина Аникина җитәкләгән мәдәният бүлегенә белгеч булып урнаша.
–Галина Михайловна бик җаваплы җитәкче иде, алга карап эш итте. Бөтен нәрсәдә төгәллекне, пөхтәлекне яратты. Минем өчен ул дәүләт хезмәткәре үрнәге булды – намуслы, үз-үзенә таләпчән иде ул,–дип җылы сүзләр белән искә ала Рәсимә Әхәт кызы ике дистә ел бергә эшләгән җитәкчесен. 
Галина Аникина эштән киткәч мәдәният бүлеге белән дүрт ел Ринас Шиһапов җитәкчелек итә.
–Ул вакытка балаларым үсеп җиткән иде инде. Ә җаным сәхнәгә омтылды. Мин халык театры булдыру турында сүз кушкан идем, яшь җитәкчебез шунда ук ризалык бирде, әле үзе дә спектакльләрдә катнашырга теләге барын белгертте. Шулай итеп мин документлар белән эшләү өстенә театр белгече булдым – аның режиссеры да, актеры да идем,–дип дәвам итә әңгәмәдәшем. 

“Кеше табылуга алыштырырбыз сине”
–2011 елның сентябрендә район җитәкчелеге чакырып алды да, миңа мәдәният бүлеге начальнигы вазыйфаларын вакытлыча йөкләүләре турында әйтте. Белемең бар (ул вакытка мин Казан мәдәният институтын тәмамлаган идем), эш стажың зур, кешеләр  белән эшли беләсең, диделәр... Шулай да тиз арада башка кеше табарга вәгъдә иттеләр,–дип елмаеп исенә төшерә Рәсимә ханым ничек җитәкче булып китүен. 
Әллә эзләгәннәрдер, әллә юк, тик аннан бирле күп еллар үтеп китә. Менә ун елдан артык инде Рәсимә Гайфуллина мәдәният бүлеген җитәкли. Һәм театрга мәхәббәтен югалтмый. 
–2012 елда без Хәбир Кәбиров әсәре буенча “Ялгыз каен күзе” дигән спектакль куйдык. Шуннан соң район театрына халык театры исеме бирелде. Аннары тамашачыга “Син мине күрәсеңме?”, “Әстәгъфирулла”, “Өч балдызга бер ялгыз” дигән спектакльләрне тәкъдим иттек. Алар барысы да җылы кабул ителде. 

“Түрләргә мендем, түрә була белмәдем”
Мондый очракларда аягы җиңел булган, диләр. Нәкъ менә Рәсимә Гайфуллина җитәкче итеп куелган елдан башлап республикада авыл клубларын төзү һәм ремонтлау программасы эшләп китә.  Тугыз елда ун мәдәният йорты төзелә, алты клуб ремонтлана. 
–Билгеле, салкын, дымлы бина белән җылы, якты, матур, заманча җиһазландырылган мәдәният учагы аермасы җир белән күк арасы. Кешеләр яңа клубларга тартыла, авылның мәдәни тормышында катнашырга теләк белдерәләр, аларга ялынырга, озаклап үгетләргә туры килми. Иң зур хыялым – барлык клубларыбыз да, хәтта иң ерак, иң кечкенә авыллардагысы да яңартылсын, матурайсын, заман таләпләренә җавап бирсен иде. Ул клубларга һәрчак кеше йөрсен, мәдәни тормыш кайнап торсын, дәресләре беткәч балалар да шатлана-шатлана шунда йөгерсен, ә ветераннарыбыз авылдашларына күңелләрендә җыр-моң, дәрт саклануын күрсәтә алсын иде,–дип хыялы белән уртаклаша җитәкче.
Әйе, аның белән ризалашмый булмый. Күз алдыгызга китерегез әле: Иске Хурадада мәдәният йорты элеккеге чиркәүдә, Бибай Чаллысында мәчет бинасында урнашкан ди. Мондый клубларда кычкырып көлү да гонаһтыр, ләбаса. Шулай бит?
Клублар төзегәндә аларны җиһазландыру сметага кертелми. Район башлыгы Александр Никошин бу мәсьәләдә нык тора: “Республика клуб төзергә акча тапты, калганына үзебез табарга тиеш”,–ди ул. Шулай итеп, барлык яңа клубларыбызда сәхнәләр өр-яңа “киемнән”, музыка җиһазлары, яңа урындыклар куелган,–дип сөйли Рәсимә Гайфуллина.
Соңгы елларда районда бик күп дәрәҗәле мәдәни чаралар уздырылуын әйтеп үтми булмый. Мәсәлән, “Әлән-бәйлән” халыклар уеннары балалар фестивале. Ул республика чарасыннан илкүләм фестивальгә әйләнде һәм быел бездәге Сабантуй мәйданында “Уен Фест” дигән яңа исем астында үткәрелде.  Бездә “Тарлан” дигән Казахстан-Россия фильмы төшерелүне дә әйтеп үтик. Шуның өстенә районыбыз мәдәният учреждениеләрен үстерүгә гомуми суммасы миллион ярымнан арткан дүрт грант отып алды. Бу акчаларга яңа сәхнә киемнәре сатып алдык, декорацияләр ясадык, тегү машиналары алдык. 
–Тормыштан бик иртә киткән якташыбыз, район башлыгы урынбасары булып эшләгән Рафик Шәйхетдинов иҗади шәхес иде. Аның бер шигырендә “Түрләргә мендем, түрә була белмәдем” дигән сүзләр бар. Алар миңа бик якын. Мин хезмәттәшләремә таянып, аларга ышанып, фикерләренә колак салып, киңәшләшеп эшләргә тырышам,–диде миңа Рәсимә Әхәт кызы әңгәмәбез ахырында. 
Үзем исә шуны өстәп куйыйм әле: мин беркайчан да аның кемгәдер усал итеп кычкырганын, ачуланганын, начар сүзләр белән сүккәнен ишеткәнем юк. Бусы инде кешелеклелек, эчке дөньясының мәдәнилеге билгесе – башкаларга үз фикереңне тыныч итеп, әдәпле итеп әйтә, җиткерә белү. Хикәябезнең герое нәкъ шундый кеше дә – белемле, тәрбияле, ихтирамлы һәм җаваплы ул. Шундыйлар турында «Үз урынындагы кеше», – диләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев