Әлки районы: Мәхмүт Салихов бик аралашучан кеше
Илен белмәгән – игелексез, халкын белмәгән – холыксыз, нәселен белмәгән – нәсәпсез, дип халык юкка гына әйтмәгән.
Ата-бабаларның нәсел тарихын белү һәм саклауның әһәмияте бик зур.
“Исәннәрнең – кадерен, үлгәннәрнең каберен бел !”- дигән мәкаль дә яшәп килә. Һәркемнең вафат булган туганнары, якын кешеләре бар. Бакыйлыкка күчкәннәрнең бу дөньядагы соңгы урыны – зират. Үлгәннән соң ахирәттә булачакны искә төшерү, мәрхүмнәребезгә дога кылу өчен генә түгел, вафат булган туганнарыбызның каберләрен төзекләндерүне, чистартуны ниятләп тә зиратка килә кешеләр.
Күптән түгел кояшлы бер матур көндә Әлки районы Татар Төгәлбәе авылы зиратында булдым. Анда газиз дәү әнием Хәдичә Алишева җирләнгән. Ул тумышы белән Чуаш Кичүе авылыннан. Әтием мәрхүм Әхмәт Алишевны, укытучылыкка укып диплом алгач, Татар Төгәлбәе авылына эшкә билгелиләр. Дәү әнием бакыйлыкка күчкәч, шушы авылда җир куенына иңдерелә. Балалар язучысы Абдулла Алишның якын туганы, сугыш ветераны (Япония) әтием тора-бара үзенең туган авылына әйләнеп кайта. Спас районы Иске Рәҗәп авылы урта мәктәбендә 30 елдан артык физика-математикадан балаларга белем бирде.
Әтием исән вакытта әнисе каберенә гел барып йөрде. Каберлекләрне зиярәт итү һәрберебезгә дә киләчәк үлемебезне искә төшерә. Хәзер дәү әниебезне искә төшереп зиярәт кылу без оныклар өстендә. Мин бу көнне кабернең әйләнә-тирәсен чистарттым, чардуганын буядым, исем, фамилиясен, отчествосын, туган-үлгән датасын күрсәткән яңа табличка элдем. Дәү әниемнең рухы шат булсын!
Мин үзем Татар Төгәлбае авылында туып, өч яшемә кадәр шунда яшәсәм дә, әле беренче тапкыр гына туган авылыма аяк бастым. Дәү әнием Хәдичә 1953 елда ук бакыйлыкка күчкәч, аның каберен бу авылда белүче юктыр диеп уйлый идем, ә әтием исән чакта аның белән барырга туры килмәде. Гаҗәп, дәү әниемнең каберен белүче кеше бар икән бит! Ул шушы авыл кешесе Мәхмүт Салихов булып чыкты. Ул да Чуваш Такталысы авылында әтием кебек физика-математика фәнен укыткан, әтием белән коллегалар булып чыкты. Аның әнисе 1954 елда вафат булган, каберләре минем дәү әни белән күршеләр. Дәү әниемнең кабер өслеген әлегә кадәр ул чистартып, карап торган, табличка ясатып куйган. Менә бит нинди игелекле, миһербанлы кеше! Аллаһы Тәгалә сәламәтлектән аермасын үзен.
Мәхмүт абый мәчеткә дә еш йөри, намазларны анда барып укуны хуп күрә, бердән, хәрәкәт булса, икенчедән, кеше арасына чыгу, аралашу да әле. Ул бик аралашучан кеше, төпле фикерле, өенә күп газета-журналлар алдыра. Аңа беркетелгән социаль хезмәткәр Илмира Фәсаховадан да ул бик канәгать.
Үткән ел авыл халкы, шулай ук читтә яшәүче авылдашлар бергә җыелышып өмәләр үткәргәннәр, акча җыйнап зират тирәсен тимер рәшәткә-профнастил белән тотып алганнар, карт агачларны кискәннәр, каберләр ачылып киткән.
Каберлекләрне чистартып тору буыннар аша яшьләргә тапшырылырга тиеш. Шул вакытта гына һәркемнең соңгы йорты булган зиратларда тулы тәртип урнашачак.
Атна уртасы булуга карамастан, ул көнне зиратта кешеләр күп иде. Алар белән дә аралашырга туры килде. Кая барсам да, мин китапханәгә сугылмыйча калмыйм, чөнки һөнәрем – китапханәче. Китапханәче Әнисә Фәсахова белән сөйләшә башлауга һәм бинаның эченә үтүгә үк аның үз эшенең остасы икәнлегенә тиз төшендем. Китапханә чиста, бар җирдә дә тәртип, китаплар бүлекләр буенча тезелгән, китап күргәзмәләре оештырылган, балалар бүлмәсе дә кечкенә дусларны кызыксындырырлык итеп бизәлгән.
Менә шулай, туган авылыма минем сәфәрем якты уй-кичерешләр белән үтте. Халкының киң күңелле, ачык йөзле, кунакчыл булуы мине сокландырды.
Флёра Хәйретдинова,
хезмәт ветераны
Спас районы Иске Рәҗәп авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев