Әлки районы: Мулланур Вахитов посёлогында халык бердәм яши
Мулланур Вахитов исемендәге бистәдә 21 йорт-хуҗалыкта 39 кеше яши.
Бу кечкенә авылда нибары бер урам, халык анда бик бердәм. Үзләренең клублары бар. Күптән түгел генә Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлары истәлегенә һәйкәл куйганнар.
–Көндәлек кирәк-ярак товарларны автолавка китереп тора. Анда ашамлыклар һәрчак тазә, әйбәт,– ди авыл халкы.
Бистәдә яшәүчеләр мөгезле эре терлекләр, сарыклар асрыйлар. Без авыл башында яшәүче Фәргать һәм Рәфидә Шәфигуллиннар белән очрашып сөйләштек.
–Сыерыбыз, дүрт үгезебез бар. 20 каз, тавыклар, чебиләр асрыйбыз. Көн саен сөтне дәүләткә тапшырабыз,–диләр чәчәкләргә күмелгән бик матур өйдә яшәүче Шәфигуллиннар.
Чиябаш җирлегендә сөт җыючы Наилә һәм Зөлфия Шиһаповлар эшеннән авыл халкы бик канәгать. Елның теләсә кайсы вакытында, һава торышының нинди булуына карамастан, алар иртә таңнан халыктан сөт җыярга чыгалар. Аннан соң продукцияне кабул итү пунктына тапшыралар.
Авылда сыер көтүе юк. Ә сарыкларны чиратлап көтәләр. Хуҗалыкларда 100 башка якын кәҗә һәм сарыклар асрала. Бу арада сыерлар, кәҗәләр, атлар тотучы хуҗалар дәүләттән субсидия алганнар, моңа бик сөенәләр.
Күптән түгел авылда район мәдәният йорты хезмәткәрләре “Җыр-моң янәшә” дигән бай концерт программасы күрсәткән. Саф һавада узган концерт халыкка бик ошаган, кәефләрен күтәргән. Авыл халкы артистларга чәчәкләр бүләк иткән, аларга кушылып җырлаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев