Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Надежда Атаманованың каенанасына әйткән соңгы сүзләре...

Авыр чир хаста кешенең үзе өчен дә, аның гаиләсе, якыннары өчен дә катлаулы сынауга әйләнә. Өстеңә ишелеп төшкән мондый хәлне ничек кабул итәргә, тормыш өчен көрәшү, өмет һәм ышанычны җуймау өчен каян көч алырга?

“Шундый кайгыртучан һәм тугры ул үстерүегез өчен рәхмәт сезгә!”–Надежда Атаманованың каенанасына әйткән соңгы сүзләре...

 

 

 

Надежда: өмет һәм ышаныч

 

 

 

–Чираттагы отпускыга китте дә, инде беркайчан  әйләнеп кайтмас,–Надежда Атаманова турында аның кул астында эшләгән хезмәткәрләр шулай ди. –Гаҗәеп шат күңелле, кешелекле, игътибарлы иде, аның юклыгына  һич тә ышанып булмый.

Нәкъ менә тормышка чиксез мәхәббәте, кешеләрне бөтен кимчелекләре, үзенчәлекләре белән кабул итүе, яратуы белән аерылып тора иде Надежда Борисовна. Ул һәрвакыт ачык йөзле, һәркемгә хәерхаһлы булды. Бик чибәр һәм мөлаем ханым иде.

Теләсә кемне куркуга сала торган диагнозны аңа 12 ел элек куялар. Шул көннән соң Надежданың бөтен тормышы тоташ көрәшкә әйләнә. Катлаулы операция, нурланыш, химия терапиясе сеанслары... Әмма беркайчан да аның йөзендә авыру, үзеңне начар хис итү, талчыгу билгеләре күренмәде. Нурлы елмаюлы, зәвык белән киенгән (киң кырлы, үзенә бик килешеп торган эшләпәләр кияргә ярата иде), җиңел адымлы, затлы һәм нәзәкәтле, сөйкемле ханым – бу язмабыз героинясы аны белгән һәркемнең хәтерендә әнә шундый булып сакланыр.

Әйе, ул чын героиня. Ул бит авыруын яшермәскә, аның белән бергә яшәп, барлык авырлык-сынауларны гаҗәеп бер ныклык белән җиңәргә үзендә көч тапты. Алай гына да түгел, әйләнә-тирәдәгеләр өчен көчле ихтыяр, кешелеклелек, оптимистлык үрнәге булды.

Әле бит кайчан гына Надежда барлык мөселман дусларын Ураза бәйрәме белән котлаган иде. Отпускыга чыккач та ялының беренче көнендә үк отчетлар төзергә булышырга дип эшенә ашыга ул. Соңгы җиде елда  Надежда Борисовна  “Ак Барс Иминият” компаниясенең район филиалы белән җитәкчелек итте. Ә аңа кадәр ун ел “Ак Барс-Мед”ның җирле бүлекчәсе (халык телендә больница кассасы) җитәкчесе иде. 

Шуны да әйтергә кирәк, беренче чиратта җитәкчесенең эшенә җаваплы мөнәсәбәте аркасында “Ак Барс Иминият”нең Әлки филиалы республикада бүген иң уңышлы эшләүчеләрдән санала һәм иң яхшы беренче унлыкка керә.

Надежда Борисовна бик кыю һәм батыр ханым иде. Үзенең диагнозы турында ул ачыктан-ачык әйтергә курыкмады. Социаль челтәрләрдәге үз аккаунтындагы бер постта ул болай дип язган иде: “Ышаныч хисе миңа яшәргә, эшләргә, авырудан савыгырга ярдәм итә. Минем кешеләргә булышасым килә”.

Надежда үзе кебек авыруларга үз-үзләренә ышанырга, өметсезлеккә бирелмәскә ярдәм итте. Киңәшләр бирә, ә иң әһәмиятлесе – кешедә өмет-ышаныч уята иде. Ул бит авыруга бирешми – димәк, бүтәннәр дә чирне җиңә алачак.

Авыр чир белән көрәшкән бу елларда туганнары, якыннары, дуслары Надежданың төп терәге булды. Аның ире Владимир Николаевич күп еллар инде район урманчылыгында шофер булып эшли. Аңа бик еш телефон элемтәсе булмаган урман участокларына да барырга туры килә. Әмма кайда гына булса да, мөмкинлек туу белән ул тизрәк Надюшасына шылтырата, аның хәлен сораша. Ә ике ел элек алар чиркәүдә никахлашалар. Олы уллары белән бер көндә. 28 ел бергә яшәгәннән соң ир белән хатын шулай үзара мөнәсәбәтләрен Ходай каршында да ныгыталар.

Владимир гел хатыны белән янәшә була: операциядән соң карый-тәрбияли,  онкология үзәкләренә алып бара, хәтта планлы тикшеренүләргә дә үзен генә җибәрми. Йорт-җирдәге бөтен хезмәтне ул үзе башкара. Һәр иртәдә сөеклесе өчен кабак һәм кишер соклары әзерли (табиблар шулай киңәш итә), аның докторлар кушканнарны төгәл үтәвен күз уңында тота. Авыртуны баса торган уколларны да ир үзе ясый. Бер сүз белән әйткәндә, яраткан хатыны өчен мөмкин булганның барын да эшли ул.

“Шундый кайгыртучан, мәрхәмәтле һәм тугры ул үстерүегез өчен рәхмәт сезгә!”–Надежданың каенанасы Валентинага әйткән соңгы сүзләре бу. Өлкән яшьтәге ханым боларны безгә күз яшьләре белән сөйләде.

–Мине дә үз туган әтисе кебек яратты, хөрмәтләде ул,–дип өсти каенатасы Коля дәдәй.

Надежданың исеме  “өмет” дигән мәгънәдә. Ул үзе дә өмет белән яшәде. Аның әле планнары күп була: тиздән яраткан әнисе Ираида Александровнага 90 яшь тула, июль азагында исә кече уллары Андрейның туе. Бу тантаналарны үткәргәч Мәскәүгә  докторларга күренергә барырга ниятләгән була.

Отпускысының өченче көнендә Надежда күзләрен мәңгегә йома. Кабере өстендә – бик күп чәчәкләр. Аның иң  яраткан гөлләре – хризантемалар һәм розалар...

 

 

Автор: Лия Мәрдегалләмова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев