Әлки районы Нәби Дәүли исемендәге гимназия Җиңүнең 75 еллыгына багышланган Бөтенроссия конкурсы җиңүчесе булды
Нәби Дәүли исемендәге гимназия “Россия патриотлары үстерәбез. Барын да истә тотабыз (2016-2020 еллар)” Бөтенроссия конкурсы җиңүчесе булды.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган әлеге бәйгедә катнашып, гимназия укучылары һәм укытучылары ветераннар турында бик күп материаллар туплаганнар – фоторәсемнәр, презентацияләр, видеороликлар, иншалар әзерләгәннәр.
Конкурсны оештыручылар коллективның яшьләрне хәрби- патриотик рухта тәрбияләү, ватандашларыбызның каһарманлыгын пропагандалау, егетләрне Россия Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итүгә әзерләү буенча башкарган эшләрен югары бәяләгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев