Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Ринас Гайнетдинов ххуҗалыгында 11 сыер, 8 бозау, 3 тана, сарыклар, ат, кош-кортлар асрый

Мәктәп елларында малай пөхтәлеге, зирәклеге, кызыксынучанлыгы белән аерылып тора.

 Аны укытучылар яраталар, абыйсы һәм апасы эзеннән педагогика уку йортына барырга киңәш итәләр. Әмма гаилә белән киңәш-табыш иткәндә хәлиткеч сүзне әбисе Минзия әйтә.
–Ринас, улым, күңелеңә ошаган профессияне сайла, сиңа шул һөнәр белән тормыш итәсе. Мин гомер буе сыер савучы булып эшләдем, ә сугыш вакытында трактор руленә утырдым, бөтен кешегә институтларда укырга димәгән. Син дә мулла, мин дә мулла, атка печән кем сала?–дип өзеп әйтә әбисе. 
Минзия Вәлиева озак еллар “Энергетик” совхозының савым бригадасы белән җитәкчелек иткән, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены һәм Почет билгесе ордены белән бүләкләнгән, шуңа да аның фикеренә һәрчак колак салганнар. 
Бүген безнең сүзебез Чуаш Кичүе авылыннан Ринас Гайнетдинов, ә дөресрәге, аның гаиләсе һәм фермасы турында.
Үзе хыялланганча, мәктәпне тәмамлаганнан соң  Ринас күрше Болгар шәһәрендә шоферлыкка укый, җирле хуҗалыкка эшкә урнаша, ә аннан соң  урта мәктәпкә автобус йөртүче булып килә. Шул ук вакытта хуҗалыгында һәрчак терлек-туар асрый. Гомер юлдашы да бик хезмәт сөючән булып чыга. 
–Хатынымның әнисе Мәгъшия гомере буе савымчы булып эшләгән, бу көннәрдә аңа 90 яшь тула, шундый кыз үстергәне өчен мин аңа рәхмәтле,–дип Ринас хатыны булмаганда гына күңелендәген уртаклашты. 
Әнә шулай җиргә мәхәббәт, туган илгә бирелгәнлек, бурычыңа тугрылык кебек тормыш кыйммәтләрен буыннан-буынга тапшырып яшәгән Гайнетдиновлар җаваплы адым ясарга тәвәккәллиләр – үзләренең гаилә фермаларын булдыралар. 
–Дөресен әйткәндә, курку, икеләнү хисләре булды. Зур хуҗалыкны тарта алырбызмы, шулкадәр терлекне азык белән тәэмин итеп булырмы? Безнең бит үз җиребез  юк. Шөкер, район авыл хуҗалыгы идарәсе документлар әзерләүдә булышты, һәм,  дәүләт субсидиясен алып, зур сарай төзедек, – дип сөйли гаилә фермасы башлыгы.
Хатыны Гөлзия белән Ринас безгә терлекләр асралган яңа корылманы күрсәттеләр. Дөрес, абзар янәшәсендәге кардада бозаулар гына иде – сыерлар авыл янындагы болында ашап йөри. 
–Теге бер-берсенә охшаганнары – игезәк бозаулар, аларга кызларыбызның исемнәрен бирдек, ә болар Ночка, Дочка, Венера... – дип малларга күрсәтә уңган хуҗабикә Гөлзия. 
–Бозаулар барысы да ясалма орлыкландыру юлы белән туды. Роберт Хәмәтшинның (Ред. Түбән Әлки ветеринария участогы фельдшеры) кулы җиңел, аңа теләсә кайчан мөрәҗәгать итәргә була, һәрчак ярдәмгә килә,–дип өсти Ринас. 
Хәзер Гайнетдиновлар хуҗалыгында 11 сыер, өч тана өлгереп килә. Сыерларны электр аппараты белән савалар. Савым җайланмасы белән өч кызлары да оста эш итәләр икән.  Мәктәптә укучы Диана белән Алсу әниләренә кичке савымда булышалар. Ә олысы Динара кул белән сава белә. 
Сүз уңаеннан, гаиләдә зур шатлык – бу көннәрдә Динара кияүгә чыга, туй алдыннан берникадәр ремонт эшләре башлаганнар. Өйләре яңа түгел инде, яраткан Минзия әбиләреннән мирас булып күчкән. Әбекәйне соңгы көннәренәчә тәрбияләгәннәр. Шулай итеп, Гайнетдиновлар әбиләренең васыятенә тугры булып, туган нигезне саклап яшиләр. 
Үз җирләре булмау, билгеле, йорт хуҗасын борчый инде. Әмма Ринас югалып кала торганнардан түгел. Үзенең МТЗ-80 тракторы белән ул урман буйларында печән чаба, ә техника үтеп керә алмаган җирләрдә элеккечә кул көче белән эшли. 
–Бездә печән бик туклыклы, сыерлар болын үләнен яраталар. Ә ашлыкны без күмәртәләп сатып алабыз. Ничек кенә булмасын, чыгымнар аклана, сөт бәяләре хәзер әйбәт,–дип уртаклашты безнең белән ферма хуҗасы.
Ринас хуҗалыгында сыерлардан тыш 8 бозау, куйбышев токымлы сарыклар (аларны Гайнетдиновлар Самара өлкәсеннән кадәр алып кайтканнар), үрдәкләр, тавыклар, чебиләр, әле тагын Йолдыз исемле ат та – гаиләдәгеләр аны бик яраталар.
Ринас нинди укытучы булыр иде, анысы билгесез. Әмма шунысы ачык – ул үзе туып үскән, балалары дөньяга килгән туган җиренә кирәк. Ә табыныбыздагы кара ипи һәм ак күмәч, сөт, каймак яисә акмай өчен без Гайнетдиновлар кебек тырыш, уңган һәм кече Ватанына тугры авыл кешеләренә бурычлы.

 

Роберт Гадиев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе:
–2018 елда шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм программасы буенча кече фермалар төзелеше өчен Ринас Гайнетдинов дәүләттән 200 мең сум субсидия алды. Бу акчага ул сыерлар һәм бозаулар өчен сарай төзеде. Көн саен Базарлы Матактагы сөт кабул итү пунктына гаилә фермасы 140-150 литр сөт тапшыра. Районда сыерлар санының артуы – сөенечле хәл.
Гаилә фермалары халыкны эш белән тәэмин итәләр һәм авыларны үстерүгә ныклы ышаныч тудыралар.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев