Әлки районы: Рәхмәтнең бер өлеше үзләренә булсын
Яңа Сихтермә – урман куенына иңеп утыручы зур булмаган авыл. Аның шушы урында барлыкка килүенә быел нәкъ бер гасыр була.
Гадәттә алдында “Яңа” дигән өстәмәсе булган исемле авылларның килеп чыгышы уртак, борынгы тамырларын янәшәдән эзләргә кирәк. Яңа Сихтермә дә күршесендәге зур Сихтермәдән бүленеп чыккан. Моннан йөз ел элек берничә гаилә, яшь совет власте рөхсәте белән, “башка” чыга. Яңа авылга нигез салу өчен бирелгән урынга беренчеләрдән булып өч улы белән Роман Афанасьев күченеп килә. Җирне иркенләп торып бүләләр, һәркайсына йорт салырга да, хуҗалык корырга да җитә. Ә җитмәгәнен урманнан “яулап алалар”: агачларны кисеп, төпләп иген үстерү өчен басу мәйданнары булдыралар.
–Роман Афанасьев минем бабам Михаилның әтисе. Бик тә бердәм, тату һәм эшчән булган бабаларыбыз, үз хезмәтләре белән яңа урында тормыш башлап, берничә елда нык хуҗалыклар корганнар. Әмма илдә сәясәт үзгәргәч, Михаил бабайны кулакка чыгарып репрессияләгәннәр. Зөядәге төрмәдә газап чиккән ул,– дип сөйли авылга нигез салучыларның берсенең туруны Вера Егоровна Афанасьева.
... Искиткеч җылы, кояшлы көндә без, Яңа Сихтермәдә яшәүче берничә хатын-кыз һәм район газетасы хәбәрчесе, шушы авылдан Бөек Ватан сугышына киткәннәргә куелган обелиск янына җыелдык. Очрашуыбызның сәбәпчесе – Сихтермә-Хузангайдан Людмила Морелева. Ул, “Әлки хәбәрләре”нә шылтыратып, шушы һәкәлне төзүдә булышучыларга рәхмәт әйтергә теләүләрен хәбәр итте. Хезмәт ветераны, озак еллар савымчы булып эшләгән, намуслы хезмәте өчен медаль белән бүләкләнгән, шуның өстенә биш бала табып үстергән Людмила Леонидовнаны кереп аолык та, Яңа Сихтермәгә киттек. Юл буе әңгәмәдәшебез шушы обелискның нчиек төзелүен сөйләп барды.
Идеясе күптән туган инде бу эшнең. Мәрхүм Дмитрий Дмитриевич Ярославлев шушы теләк белән янган икән. Әмма, вәгъдәсе җитмәгәндер инде, район башлыгы Александр Никошин хуплавы белән Иске Матак җирлеге башлыгы Николай Кудряшов оештырып быел әлеге эшне башкарып чыктылар.
–Олег Мурзин әйтте: ир-атлардан булмаган иде, сез, хөрмәтле хатын-кызларыбыз, очына чыга алдыгыз бит, ди. Мактады. Үзебез дә шат, сугышта һәлак булган, исән булсалар да, инде үлеп беткән ата-бабаларыбыз каршында йөзебез ак. Аларның исемнәрен хәзер һәркем укый ала. Дөрес, өч авылдашыбызның исемнәрен һәйкәл куелгач кына ачыкладык, әмма өстәп яздыртачакбыз,–дип бер-берсен бүлдерә-бүлдерә сөйләделәр Людмила, аның туганы Лариса Сашина һәм Вера. Үзләре белән алып чыккан фоторәсемнәрне күрсәттеләр. Алары кайсы сугышта батырлык күрсәткән, кайсы тылда намус белән эшләгән, кайсы тыныч тормышта хөрмәт казанган туганнары, авылдашлары икән. Чөнки актив ханымнар күңелендә тагын бер зур теләк бар икән бит – туган авылларының юбилеен билгеләп үтәргә һәм шул уңайдан төрле еллар фотоларыннан зур стенд ясарга.
–Бик кызык булачак! Безгә кадәр яшәгәннәрне искә төшерербез, рухлары сөенер,–диләр “кызлар”. Шунда ук бераз күңелсезләнеп тә алалар: бу таҗлы вирус дигәнең комачауламас микән планнарын тормышка ашырырга?
–Кайчан булса да барыбер бәйрәм итәчәкбез!–дип ышанычларын ныгытып әйтеп тә куялар үзләре.
–Авылыбызда шушы обелискны төзәткән өчен район башлыгы Александр Федоровичка, җирлегебез башлыгы Николай Кудряшовка, ташчы Владимир Афиногентов белән аңа булышкан Александр Тихоновка газета аша рәхмәт әйтәсебез килә. Менә укыгыз әле, ниләр яздык,–дип кулыма хат тоттырдылар хатыннар.
“... Бу һәйкәл батыр, кыю, көчле рухлы, шул ук вакытта гади һәм тыйнак авылдашларыбыз хөрмәтенә куелды. Бик зур авырлыклар кичереп, ач-ялангач көе Яңа Сихтермә халкы сугыш чоры шартларында барысы да Җиңү хакына дип эшләде. Алар сугышның ничек бетәчәге яу кыранда гына түгел, тылда да хәл ителәчәген белделәр. Үзләренә берни калмаса да, Яңа Сихтермә халкы дәүләткә олау арты олау бөртек озатты. Ә бит авылда хатын-кызлар, балалар гына калган иде. “Яңа авыл” колхозы алар көченә таянды. Без аларның батырлыгын беркайчан онытмаячакбыз. Якташларыбыз әле дә исәннәр, алар әле дә безгә көч бирә. Әгәр без моны онытсак, яңа сугыш куркынычы туачак”,–диелгән әлеге хатта.
Һәйкәл янына басып фотога төшкәч, хатыннар безне озатып калдылар. Бер эшләре уңышлы тәмамланган – авылдашларга обелиск куелган. Инде газиз туган авылларының гасырлык юбилеен бәйрәм итәргә әзерләнәселәре бар. Тормыш кына үз эзенә төшсен, гөрләтеп үткәрерләр. Көчле рухлы бабалары токымыннан бит алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев