Әлки районы: Сихтермә-Хузангай авылында берьюлы 20 өй туе көтелә
“Строитель и К” җәмгыяте Сихтермә-Хузангайда берьюлы 20 өйне файдалануга тапшырырга җыена.
Әлеге йортлар “Хузангай” җәмгыятендә эшләүче яшь белгечләргә отышлы шартларда арендага биреләчәк. Былтыр биредә шундый ун йорт файдалануга тапшырылган иде инде.
Шулай итеп, Сихтермә-Хузангайның бер башында яңа өйләрдән торган яшьләр бистәсе барлыкка килде. Бу авылда 40 сабыйга исәпләнгән яңа балалар бакчасы да төзелеп ята.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев