Әлки районы социаль яклау бүлегендә инвалид балалар тәрбияләүче әти-әниләрнең сорауларына төрле белгечләр җавап бирде
...Кызганыч, әмма шулай да була: әти-әнисе, әби-бабасы “дүрт саны сәламәт булсын” дип көткән сабый бу дөньяга авыру я гарип булып туа. Яисә тора-бара чирләп китеп, якыннарына борчу китерә. Сүзебез инвалид балалар турында. Алар безнең районда йөзгә якын. Димәк, шушы кадәр гаилә сабые өчен һәр көн ут йотып яши, һәр көн газизенең сәламәтлеге өчен көрәш алып бара.
Ата, ана йөрәгендәге яра, күңелдәге әрнү хакында әйтеп бетерә торган түгел. Шуның өстенә авыру баланы дәваларга, аны дарулар, реабилитация чаралары белән өзлексез тәэмин итәргә, укыту, киләчәктә тормыш итә алсын өчен һөнәр бирү турында туктаусыз кайгыртырга кирәк бит. Еш кына мондый балаларның әнисе я әтисе эшләми бит, чөнки баласын калдырып китә алмый...
Мондый авыр хәлдәге гаиләләргә дәүләт тарафыннан ярдәм чаралары каралган, билгеле. “Кайгырту” социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәктә әле генә узган “түгәрәк өстәл” барышында сүз шул турыда барды. Социаль хезмәткәрләр очрашуга бер яктан инвалид бала тәрбияләүче ата-аналарны, икенче яктан район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Игорь Леонтьевны, социаль иминият бүлеге баш белгече Илкәй Фаварисованы, район Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Рәис Галләмовны, инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе Айсылу Садретдинова белән психологик- медик-педагогик комиссия рәисе Нурания Заһидуллинаны чакырганнар.
Очрашу күбрәк сорау-җавап форматында барды, чөнки ике як та бер-берсен белә, җаваплы затларга бу ата-аналар каршында озын докладлар белән чыгыш ясауның кирәге дә юк. Белгечләр үз өлкәләрендә яңалыклар хакында кыскача сөйләп үтү белән чикләнделәр. Әйтик, матди ярдәм үзәге бүлеге җитәкчесе Лилия Дормидонтова төрле субсидия һәм пособиеләр алу өчен гаризаны ничек тапшырырга өйрәтте, моның шартларын искә төшерде. Мәсәлән, газ, электр өчен субсидияләр нормативлар буенча һәм авыру баланың теркәлеп яшәгән урынында гына бирелүен искәртеп үтте ул. Социаль яклау бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Надежда Гнеденкова балаларны тернәкләндерү үзәкләрендә сәламәтләндерү мөмкинлекләрен искә төшерде.
–Андый мөмкинлекләребез бар. Әгәр медицина тыюлары юк икән, 7 яшькәчә балаларны озатып йөртүчесе белән, олыракларны елына 2 тапкыр үзләрен генә 30 көнгә шундый үзәккә җибәрә алабыз,–диде ул.
Табиб Игорь Леонтьев белән әңгәмә озакка сузылды – аңа сораулары да, дәгъва-гозерләре дә күп җыелган әти-әниләрнең.
–Узган елда 47 балага инвалидлык рәсмиләштердек. Кызганычка каршы, кайчак ата-аналар безгә бик соң мөрәҗәгать итә. Шул сәбәпле проблемалар килеп чыга. Узган елда 61 бала табиб рецепты буенча бушлай дарулар белән тәэмин ителде. Өч яшькә чаклы аларга бушлай сөт ризыклары бирелә,–дип әйтеп үтте ул һәм сорауларга җавап бирергә кереште.
–Баламда шикәр диабеты, 3 ай саен анализ биреп торырга тиешбез. Элек моны үз хастаханәбездә эшли идек, хәзер Казанга йөрергә мәҗбүрбез,–диде бер әни. Аңа җавап итеп, табиб мәсьәләнең тиздән уңай хәл ителәсенә ышандырды.
–Без авыруыбыз буенча ике атнага бер тапшырабыз анализны. Сездә аны иртәнге сәгать унга кадәр генә алалар, анда чират торып, кайчак өлгерми калабыз. Тагын бер генә сәгатькә озайтып булмыймы соң вакытны?–дип сорады икенче әни. Табиб әйтүенчә, балалар өчен генә аерым көн билгеләмәкчеләр икән, монысы әти-әниләрне бик шатландырды.
Районда балалар неврологы, массаж ясаучы юк, дип зарланды алар. “Балама бушлай бирелә торган дару ярдәм итми, хәлен начарайта гына. Ә нәтиҗәлесен бирмиләр, исемлектә юк, дип әйтәләр. Безгә нишләргә?”- дип өзгәләнде тагын бер ана.
–Табиб биргән дару баланың хәлен катлауландыра икән, мондый очракта мәсьәләне республика дәрәҗәсендә күтәреп чыгабыз,–диде Игорь Витальевич. Гомумән, дарулар белән тәэмин итүдә хәл итәсе нәрсәләр күплеге ачыкланды бу очрашуда. Ата-аналарның җан авазы тиешле инстанцияләргә ишетелер дип ышанасы килә.
Рәис Галләмов күңелгә ятышлы яңалык җиткерде: 1 июльдән инвалид бала караган өчен ата-аналарга түләү 10 мең сум булачак. Шулай ук алар өчен пенсиягә 50 һәм 55 яшьтән чыгу хокукы да саклана.
–Биредә йөрәге яралы ата-аналар җыелды. Аларның көне балаларын карап үтә. Авыру ул-кызларын дәүләт кулына ташламаган бу фидакарьләргә һәрьяклап булышырга кирәк! Әмма еш кына булган ярдәмне алу тәртибен дә белеп бетерми алар,–дип ачынып сүз башлады инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе Айсылу Садретдинова. Шуннан сүз инвалид балаларны карау, тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итүгә күчте. Аның әйтүенчә, кайчак юк кына белешмә я индивидуаль тернәкләндерү программасында бер язу җитмәү сәбәпле, мәсәлән, авыру балага тиешле ортопедик аяк киеме, коляска кебек нәрсәләр биерлми икән. Социаль иминият бүлеге белгече Илкәй Фаварисовага мөрәҗәгать итеп:
–Сез аларга нәрсә алып булганлыкны әйбәтләп аңлатыгыз. Кайчак аптыраган ата-ананы Чистайга юллыйсыз, кайчак сезнең оешма гаебе белән авыру берничә айга памперс кебек бик тә кирәкле нәрсәсез кала. Ата-аналарның барысы да кыю түгел бит, аларга игътибарлырак булсагыз иде,–дип барлык инвалидлар гозерен җиткерде Айсылу ханым. Ә залда утыручылар үз сорауларын да өстәделәр.
–2013 елдан бирле чиратта торабыз, кайчанга шифаханәгә юллама булыр икән безгә?–дип сорады бер әни.
–Кызганычка каршы, әлегә юлламалар юк, чөнки аларны сату-алу буенча тендер булмады әле,–дип җавап бирде белгеч. Ә памперслар белән тәэмин итүдәге кимчелекләрне ул районга аларны китерүченең алышынуы белән аңлатты.
Психологик-медик-педагогик комиссия рәисе Нурания Заһидуллина ата-аналарга шулай ук бик күп кызыклы нәрсәләр хакында сөйләде. Әлеге комиссия инвалид балаларның аң-белем дәрәҗәсен бәяләү, үстерү, аларны мәктәпкә әзерләү һәм башка күп юнәлешләрдә зур эш алып бара.
–Елына бер тапкыр гына булса да балагызны безгә алып килегез! Безнең белгечләр алар белән шөгыльләнә, үзегезгә дә гаять файдалы киңәшләр бирә ала. Без биргән документ баланы укыту маршрутын билгели. Әгәр ата-аналар балаларын кечкенәдән “яшереп” тотса, бүтән балалар белән аралаштырмаса, мәктәптә инәде проблемалар килеп туачак. Ул-кызларыгызны Казанга психологларга да йөртәргә кирәк. Моны эшләмәсәгез, без укыту программасын төзи алмаячакбыз. Шуны онытмагыз – сез балагызны үзегез яшәгән авыл мәктәбендә укытырга хокуклы!–дип тәфсилләп сөйләде Нурания Заһидуллина. Ул өйдә укучы балаларны да мәктәптә үткәрелә торган бәйрәмнәрдә һичшиксез катнашырга кирәк, дип киңәш итте. Бу баланың дөньяга карашын киңәйтә, сәләтен ачарга, үстерергә мөмкинлек бирә бит.
Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече Любовь Андронова үз эшчәнлекләре хакында сөйләде. Анысы очрашуда катнашучыларга мәгълүм дә: биредә инвалид балалы гаиләләр еш була, чөнки аларга киңәш тә бирәләр, төркемнәр туплап та, дәресләр дә үткәрәләр, ком, музыка, әкият терапиясе кулланып, сабыйларның күңелләрен күрәләр... 2015 елдан бирле төрле яклы эш алып баралар социаль хезмәткәрләр.
Инде менә шундый очрашу да үткәрделәр. Ул бик файдалы булды. Монысын инде әти-әниләрнең соңыннан ничек рәхмәт әйтүләрен күрсәтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев