Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: сыер асраучылар тиздән субсидия алыр

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе шәхси хуҗалыклардагы савым сыерларына субсидия бирүгә документлар әзерли башлады.

Әлеге субсидия ике өлештән тора. Аның төп өлеше – шәхси хуҗалыктагы сыер өчен. Бер сөтбикәгә – 2 мең сум, ике сыер өчен –3 мең сум, өч һәм аннан да күбрәк савым терлеге өчен 4 мең сум субсидия каралган. Моңа өстәп терлеккә ветеринария хезмәтләре күрсәтү буенча 300 сум субсидия дә түләнә.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш бухгалтеры Гөлфирә Сәлахова әйтүенчә, хәзер авыл җирлекләре башкарма комитетлары аша халыктагы савым сыерлары саны ачыклана.  Мал ияләренә субсидияләр  июньдә барып җитәргә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев