Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Ташбилге клубында ремонт эшләре куәтләнә

Ташбилге авылы мәдәният йортында ремонт эшләре тулы куәткә дәвам итә.

Мәдәният учагын капиталь төзекләндерү республика программасы нигезендә алып барыла. Хәзер “Строитель и К” җәмгыятенең Илсур Гәрәев бригадасы бүлмәләрнең идәннәрен бетонлау белән мәшгуль. Соңрак алар тамаша залы идәнен бетонларга керешәчәк. Аннан бригада егетләре Илназ Фәтхетдинов (үзе дә Ташбилгедән), Ринат Закиров, Әмир Фәттахов һәр бүлмәгә, залга керамик плитәләр җәя башлыйлар.

Ә Вячеслав Тутеров җитәкчелегендәге Борискино егетләре мәдәният йортының түбәсен яптылар, хәзер бинаны металл сайдинг белән тышларга керештеләр.

Бер үк вакытта ремонт бара торган бинага су кертү, канализация базлары ясау да дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев