Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Татар Борнае авылында үзара салым тирәсендә сүз куерды

Районда авыл уртасына 80 миллион сумлык яңа мәктәп салынган бүтән торак пункт юк әле. Бу яктан Татар Борнае хәйран уңды. Әмма, әллә бу яңалыкка инде ияләшеп җиткәнгә, авыл җыенында ул хакта сүз кузгатучы булмады.

Чуаш Борнае авыл җирлеге ике торак пунктны берләштерә. Җыеннар аларның икесендә дә узды.

Татар Борнаенда җыелыш яңа мәктәп бинасында булды. Бирегә беренче тапкыр килүчеләр уку йортының затлы итеп эшләнгән якты класс бүлмәләрен, иркен коридорларын, иң заманча җиһазлар урнаштырылган ашханәсен тел шартлатып карап йөрделәр.

Шунда ук балалар бакчасы урын алган. Янәшәдә аерым бинада хезмәт дәресләре корпусы, арырак ачык һавада  бай җиһазлы спорт мәйданчыгы. Бу теләсә нинди шәһәр мәктәбен көнләштерерлек заманча бина.

Җыеннарда авыл җирлеге башлыгы Илсур Зарипов халык каршында узган елда башкарылган эшләргә хисап тотты, быелга бурычларны барлады.

Үзара салым акчаларының ничек файдаланылуы турындагы мәгълүмат халык каршындагы экранда яктыртылды. Җирлек башлыгы әлеге керемнәрнең кая тотылуы хакында тулы хисап ясады.

Әмма Татар Борнаендагы җыелышта үзара салым тирәсендә байтак сүз куерды. Башлыкның чыгышы тәмамлануга бер агай:

–Халыктан җыйган акчаларны кая куйдыгыз?–дип ризасызлыгын белдерде.

Югыйсә бит Илсур Зарипов авылны төзек тотуга, юлларны карап торуга, урамнарны яктыртуга, су белән тәэмин итү системаларын ремонтлауга киткән һ.б.чыгымнарны аерым-аерым атап узды. Әйтик, аның докладында яңгыраганча, урамнарны һәм юлларны төзекләндерүгә халыктан кергән үзара салым акчасы һәм аңа дәүләт ярдәме 643 мең сум тәшкил иткән. Шуның 353,5 мең сумы юллар төзекләндерү өчен “Шәйхетдинов” шәхси предприятиесенә күчерелгән, 300 мең сумы 200 тонна вак таш сатып алуга тотылган.

Тагын бер ханым “үзара салымны нинди юнәлешләрдә файдалану турында сөйләшү булмады”, дип бара. Ә бит ике авылда да үзара салым темасына берничә җыелыш үткәрелгән. Моны анда катнашучылар да раслый.

–Җирлеккә бирелгән “Беларус” тракторы аерым кешеләргә генә хезмәт итә,–дип дәгъвасын җиткерде җыелышта катнашучы берәү.

Район башлыгы Александр Никошин бу тәнкыйтькә аңлатма биргәндә:

–Трактор сезгә авыллардагы юлларны карап тору, чүп үләннәрне чаптыру һәм башка шундый мөһим эшләр өчен бирелде. Әгәр дә тракторның максатчан файдаланылмавы ачыкланса, без аны сездән алып башка җирлеккә тапшырачакбыз,–диде.

Бу җирлектә һәр елны нинди дә булса зур эш башкарыла – яңа объект төзелә яисә ремонтлана. Хәзер әнә Татар Борнаенда бертуган Шәйхетдиновлар ярдәме белән яңа мәчет салынып ята.

Чуаш Борнае авылында җыелыш яңа төзелгән мәдәният йортында үтте. Халык зал тутырып килгән иде. Бу авылда яшәүчеләрнең күпчелеге “Хузангай” җәмгыятендә эшли. Авыл кешесенә тормыш алып баруда шәхси ярдәмче хуҗалык та шактый ярдәм итә. Кызганыч, биредә сыер асраучылар бөтенләй калмаган.

Халык авылда спорт мәйданчыгы төзетүне сорады. Александр Никошин быел авылларда салыначак спорт мәйданчыкларының инде планга кертелгән булуын әйтте, “сездә моны киләсе елда эшләрбез”, диде.

Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, Татар Борнаенда берничә кеше Хузангай амбулаториясенең гомумпрактика табибы Иван Младшевка әйбәт медицина ярдәме күрсәтүе, игътибарлылыгы өчен рәхмәтен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев