Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Татар Төгәлбәе авылында Бөек Ватан сугышы ветераны Нургазиз Хисмәтовны котладылар

Быел җәй 100 яшен тутырасы Нургазиз Әһлиулла улы Хисмәтов – Әлки районында яшәүче алты Бөек Ватан сугышы ветеранының берсе.

9 Май иртәсендә ветеранны Җиңү көне белән котларга Кошки авыл җирлеге башлыгы Минзакир Гайфуллин, авыл клубы һәм китапханәсе җитәкчеләре килделәр.

Минзакир Гайфуллин ветеранны кайнар котлады, сәламәтлек теләде, кызыл лалә чәчәкләре, бүләк тапшырды. Аннан соң сугыш каһарманы хөрмәтенә шигырь, җырлар яңгырады. Нургазиз ага бу чыгышларны бик кызыксынып тыңлады, барысы өчен дә рәхмәтләрен әйтте. Ул бүген кызы һәм улы тәрбиясендә яши.

–Нургазиз абый, җәйгә гасырлык юбилеең белән котларга киләбез сине. Исән-сау бул. Безгә бүгенге матур тормышны яулаганыгыз өчен олы рәхмәт!–диделәр, изге теләкләрен җиткерделәр авылдашлары хөрмәтле ветеранга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев