Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Түбән Кәчи авыл җирлегендә халык җыеннары үтте. Фото

–Киеренке уртак хезмәт белән тагын бер елны үткәреп җибәрдек. Ул тыныч, имин һәм күп мәсьәләләрдә уңышлы булды.

Фоторепортаж

Кем эшләде, тырышты, шул әйбәт нәтиҗәләргә иреште,–Түбән Кәчи җирлеге башлыгы Михаил Елифанов ике авылда да үзенең отчет чыгышын әнә шундый кереш сүз белән башлап җибәрде.

Әйе шул, авыл җирендә гомер итәсең икән, Ходайның һәр бирмеш көнен хезмәт куеп үткәрергә тиешсең. Кәчилеләр дә аңлый моны: биредәге 172 хуҗалыкның 137 се үз йортында терлек асрый, ит-сөт җитештерә. Дөрес, төп туендыручылар – сыерлар саны әллә ни күп түгел, бер елда 8 башка кимегән дә әле. Әмма дуңгызлар, сарык, кәҗә, ат тотучылар шактый. Надежда Журавлева 4 баш сыер асрый, Николай Туймишин белән Сергей Толстов йортында алар өчәр баш, Николай Тутеров, дәүләттән 120 мең сум субсидия алып, үзенең 5 сыерына шәп кенә мини-ферма төзеп куйган. Ел буена кәчилеләр 745  центнер сөт тапшырып, 1,2 миллион сум акча эшләгән.

Тырышкан табар, шул исәптән малны, муллыкны да. Ике Кәчидә хәзер 70 машина, 11 трактор теркәлгән. Беренчеләренең саны даими артып тора. Авыллар көнкүрешен җайга салу өчен дә шактый эшләнә: урамнар 91 лампа белән яктыртыла, су башнялары эшли. Әле Югары Кәчидә “Чиста су” программасы буенча яңасын да куйганнар, 200 метр суүткәргеч сузганнар.

–Үткән җәйдә Югары Кәчидә су бетте. Торбалар тыгылган булып чыкты. Ике көн буе эшләдек, компрессор алып килеп өрдереп, юдыртттык. Бу эштә Николай Павлов, Дмитрий белән Юрий Миндрюковлар, Андрей Толстов һәм башкалар ярдәм итте, рәхмәт аларга. Шундый хәлләр килеп чыкмасын өчен су челтәренә реконструкция ясыйсы иде. Проектлар әзер, моны 2020 ел планына кертеп булмасмы,–дип мөрәҗәгать итте Михаил Ильич җыеннарда катнашкан район башлыгы Александр Никошинга.

Күп җирдәгечә, биредә дә әйләнә-тирәне чиста тотуга игътибар бирелә – җыештыралар, өмәләр үткәрәләр. Инде менә чүп-чар җыюда яңа тәртипләр урнашачак. Бу хезмәт, билгеле, түләүле булачак. Кәчилеләр ике авылда да әлеге яңалыктан хәбәрдар икән инде, контейнерлар күбрәк куелсын иде, авылның бер башыннан икенчесенә чүпле капчык күтәреп йөреп булмый, дигән кисәтүләрен җиткерделәр.

Халыктан җыелган үзара йөкләнгән салым акчалары авылдагы күп кенә проблемаларны хәл итү мөмкинлеге бирә. Кәчи җирлегендә дә “эшли” алар: урам юлларын төзекләндергән, чүплекләрне тәртиптә тоткан, кышын кар төрттергән, күл тирәнәйткән, зиратка чүп савытлары куйган, часовняны яңарткан һәм башка бик күп хезмәтләргә тотылган әлеге салым.

–Авылдашлар, сезгә бер тәкъдимем бар – быелгы салымны берьюлы һәм хәзердән үк түләп куйыйк әле, шулай иткәндә җәй айларында планга кертелгән эшләрне башкарып чыгар идек,–диде җирлек башлыгы.

Инде, гадәтләнгәнчә, демография белән бәйле берничә күрсәткечкә дә күз салыйк: Түбән Кәчи авыл җирлегендә 527 кеше теркәлгән. Бер елда аларның саны 7 кешегә кимегән. Аларның 269 ы – эшкә сәләтле халык – “Юхмачы” комплексында, “Хузангай” җәмгыятендә, “Яшь көч”тә, эшмәкәр Шәйхетдиновларда хезмәт куялар. Шул ук вакытта 23 кеше вахта белән читтә эшли, ә 29 кеше беркайда да эшләми. Кызганыч, әмма балалар биредә дә туып шатландырырга ашыкмый – ел буенча нибары 3 сабыйны теркәгәннәр. Ике никах, тугыз үлем-җитем дә рәсмиләштерелгән.

Җыеннарда үз коллективлары эшчәнлеге турында мәктәп директоры Елена Терентьева, фельдшер-акушерлык пункты мөдирләре Вера Толстова (аңа залда утыручылар рәхмәт тә әйтте әле), Рамилә Мөхәррәмова, отряд җитәкчесе Фәргать Хәйруллин сөйләп үттеләр. Полиция уполномоченные Владимир Шатунов бер елда участокта 15 җинаять теркәлүен әйтте, авыл халкын кырыкалдарларга ышанмаска, уяу булырга өндәде.

Җыенга килүчеләр оешма-учреждениеләр вәкилләрен зур игътибар белән тыңладылар. Район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов каты көнкүреш калдыклары утильләштерүнең яңа тәртибе  турында сөйләде. Ә район башлыгы Александр Никошин утырышлар барышында яңгыраган сорауларга җавап бирде.

Ул Югары Кәчи клубына кичектергесез ремонт эшләре – тәрәзә, идәннәрне алыштыру хакында күрсәтмәләр бирде, эшләмичә өйдә утыручыларга “Кызыл Шәрык-Агро”, “Хузангай” хуҗалыкларында эш урыннары җитәрлек булуын әйтеп үтте.

–Көнкүрешебезгә тагын бер яңалык керәчәк: 4 июньнән башлап аналог телевидение эшләүдән туктый. Билгеле, аннан файдаланучылар бездә күп түгел. Алга таба телевизордан аерылмас өчен аларга махсус приставка сатып алырга кирәк булачак. Шулай иткәндә генә 20 каналны карый алачаксыз. Без бу үзгәрешне кертүдә ярдәм итү өчен волонтерлар әзерлибез, кемгәдер нидер аңлашылмый икән, алар сезгә булышачак,–диде Александр Федорович.

...Ә җирлек советы эшчәнлегенә “канәгатьләнерлек” дигән бәя куелды утырышлар барышында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев