Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Яңа Салман мәктәбендә быел беренче сыйныфка бер генә бала керә

Яңа Салман урта мәктәбендә яңа уку елына әзерлек эшләре бара.

Уку елының  нинди форматта башланачагы әлегә төгәл билгеле булмаса да, мәктәптә укучыларны кабул итәргә әзерләнәләр инде.

– Коллектив белән сыйныф бүлмәләрен җыештырабыз, мәктәп яны территориясен тәртипкә китерәбез. Уку йортыбыз зур матур, кабинетларның күбесе заманча җиһазландырылган, барлык уңайлыклар да бар. Тик укучылар саны гына кимүгә таба бара,– ди мәктәп директорының уку-укыту эшләре буенча урынбасары Гүзәлия Рәхмәтуллина.

Мәктәпне быел җиде укучы тәмамлаган. Ә тугызынчы сыйныфны тәмамлаган алты баланың берсе генә унынчыга калган. Шулай итеп, 12 егет һәм кыз мәктәп белән саубуллашкан.  Ә беренче сыйныфка бер генә укучы керәчәк икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев