Әлки районы: якташыбыз Рөстәм Кәлимуллинны соңгы юлга озаттылар
Әлки төбәге тагын бер асыл улын югалтты-якташыбыз Рөстәм Салихҗан улы Кәлимуллин кинәт вафат булды.
Рөстәмгә быел октябрьдә әле 45 яшь кенә туласы иде.Ул гаиләсе белән Казанда яшәде.Аның хатыны, өч кызы ятим калды.
Рөстәм Кәлимуллин Казанның Самосырово мөселман зиратында җирләнде. Мәрхүмне соңгы юлга озатырга Чиябаштан барган туганнары хушлашу мәрәсимендә халыкның искиткеч күп булуын әйтәләр.
Рөстәм, әтисе Салихҗан Минсабирович кебек үк, туганнары,авылдашлары,гомумән, әлкилеләр өчен бик ярдәмчел кеше була.Ул соңгы 16 елда республиканың "Татагрохимсервис" җәмгыяте генераль директоры булып эшләде.
Салихҗан абый туган авылы Чиябашта мәчет салдырды, авылга чаклы асфальт юллар төзетүдә башлап йөрде,мәктәптә авыл тарихын яктырткан музей булдыруда һәрдаим ярдәм итеп килде.
Рөстәм әтисе,апасы Галия белән Чиябашка еш кайта булган. Без Рөстәмнең Чиябаштагы туганнан туган апасы Энҗе Сәмигуллина белән сөйләштек.
- Әйе, Рөстәмебезне ун көн элек соңгы юлга озатып кайттык.Аны җирләргә хәйран кеше күп җыелган иде.Республиканың авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров,элеккеге министр Марат Әхмәтов,башка җитәкчеләр килгән иде.Хезмәттәшләре, туганнары,якташлары санап бетергесез иде. Рөстәм бит Питрәч районы Иске Шөгали авылында туды.Шунда берничә ел элек мәчет салдырды,аңа әнисе Наилә апаның исемен бирде. Самосырово мөселман зиратында исә, өлкән туганнарыбызга кирәк булыр дип, күрәсең, кабер урыннары алып куйган иде. Нишлисең, анда беренче булып үзенә кереп ятарга насыйп булган икән. Рөстәм авырып больницага эләгә.Аңа операция ясыйлар. Барысы да әйбәт узды,савыктым дип эшкә дә чыга.Аннан хәле янә начарлана, кабат хастаханәгә салалар.Шул керүендә газиз туганыбыз күзләрен мәңгегә йома. Бу хәбәрне әнисе Наилә апа бигрәк тә авыр кичерде. Кайгыдан сәламәтлеге какшап, хәзер хастаханәдә ята. Без аның тизрәк савыгуын телибез,-ди Энҗе Сәмигуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев