Әлки районы: Якташыбыз туган авылын кайгыртып яши
.
Якташыбыз, Казанда яшәүче Азат Мәҗитов үзенең туган авылы Иске Әнҗерәгә әледән-әле төрле ярдәмнәрен күрсәтеп тора. Менә ул яңарак кына мәктәпнең спорт залындагы тузган зур-зур тәрәзәләрен (барысы 6 данә) яңасына алыштырткан.
Иске Әнҗерә мәктәбе директоры Рәмзия Газизова әлеге ярдәмгә бик тә сөенгән. Спорт залындагы тәрәзәләрдән кышын җил үтәли диярлек йөри иде, ди ул.
Азат Мәҗитов элек тә мәктәпкә күп ярдәм күрсәтте. Спорт җиһазлары сатып алуда, фән бүлмәләрен ясауда, төрле ремонт эшләрендә.
Шулай ук Азат Илгиз улы ярдәме белән Иске Әнҗерәдә Бөек Ватан сугышында үлеп калган якташлар хөрмәтенә куелган һәйкәл яңартылды, клуб ремонтланды, зират чистартылып, тирәсе әйләндереп алынды, чаңгы юлы ясалды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев