Әлки районы “Яшь имәннәр” лагеренда бадминтончылар сменасы башланды
“Яшь имәннәр” балалар савыктыру лагеренда икенче смена башланды.
Бу профильле смена – анда тулысынча бадминтончылар ял итә. 18 көн дәвамында 30 бала табигать кочагында саулыгын ныгытачак. Барлык ял һәм тәрбия чаралары өстенә, алар көн саен бадминтон белән дә шөгыльләнә. Балаларның ялын оештыру һәм күнегүләр үткәрү белән тренерлар Максим һәм Альбина Муштаковлар мәшгуль.
Лагерьда ял Роспотребнадзор таләпләре нигезендә оештырыла. Хезмәткәрләр коронавирус инфекциясенә карата тикшерү үткән. Алар смена тәмамланганчы лагерьдан чыгып йөрергә тиеш түгел. Хәвефсезлек җәһәтеннән әти-әниләр көннәре дә үткәрелми.
Өченче профильле сменада лагерьда бер атна каратэчылар ял итәр дип күздә тотыла.
Балалар иҗат йорты директоры Әнисә Гайфуллина әйтүенчә, бу җәйдә мәктәп яны лагерьлары булмаячак. Алар көзге каникулда оештырылырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев