Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Югары Әлки авылы көтүлекләре кая киткән?

Түбән Әлки – районда иң зур җирлекләрнең берсе. Дүрт авылны берләштергән җирлектә 1111 кеше теркәлгән.

  Шуларның күпчелеге (705) Түбән Әлкидә тормыш алып бара. Югары Әлкидә – 244 кеше, Урта Әлкидә 76 һәм Татар Суыксуында 86 кеше яши. Җирлек советының киңәйтелгән утырышы яңарак кына җирлек вазыйфаларына керешкән Фәрит Садриев өчен авылларда яшәүчеләрнең күпчелеге белән беренче тапкыр шулай кара-каршы очрашуы булды.
Фәрит Садриев үзе дә Түбән Әлкидә туып үскән кеше. Шуңа бу як авылларының нинди өстенлекләре һәм проблемалары булуын яхшы белә ул. Кайбер  авылларның зур бәласе булган эшсезлек аларга кагылмый. Чөнки Түбән Әлкидә бертуган эшмәкәрләр Альберт һәм Дамир Шәйхетдиновларның җитештерү базасы елдан-ел үсә бара. Янәшәдә “Ремтехсервис” җәмгыяте уңышлы гына эшләп килә. “Яшь көч” җәмгыятендә  игенчелектә, терлекчелектә эш урыннары һәрчак бар. Ә Урта Әлкидә “Племдело” җәмгыятенең мөгезле эре терлек симертү буенча зур фермасы урнашкан.
Түбән Әлкидә эшләп торучы гомумбелем бирү мәктәбе, балалар бакчасы, фельдшер- акушерлык пункты, ветеринария пункты, клуб, китапханә кебек бюджет оешмаларында да күпләр үзләренә даими хезмәт урыны тапкан.
Фәрит Садриев халыкның күпчелеге мал-туар асрап, гаилә бюджетларын керемле итүләре хакында да әйтеп узды хисап докладында. Шәхси хуҗалыкларда 384 мөгезле эре терлек асрала, шуларның 264 е – савым сыерлары.
2021 елда халык, 757 тонна сөт тапшырып, 15 миллион сумнан артык акча эшләгән. Биредә күпләп сыер асраучы гаиләләр дә шактый. Әйтик, Әсхәт Хәйруллин хуҗалыгында 22 савым сыеры бар, Фәннүр Сәлахов һәм Данис Сәлаховларда 15 баш, Рөстәм Саттаровта – 9, Ринас Хәмәтҗанов, Фикрат Гыйниятуллин, Булат Гобәйдуллиннарда 7 шәр баш савым сыеры бар, 5-6 баш сыер тоткан гаиләләр тагын да күбрәк.
Халык җир, милек салымнарын вакытында түләп куйган. Шулай ук үзара салым җыюда да проблемалар юк. Чөнки халыктан җыелган акчага авылларда эшләнгән эшләр күз алдында. Салымның күпчелек өлеше (1076 мең сум) авыллардагы юлларны ремонтлауга, буаларны төзәтүгә тотылган.
Былтыр Түбән Әлки авылында карт,  газ, электрүткәргечләргә куркыныч янаган дәү-дәү тупыллар киселгән. Бу эшне башкаруда Альберт һәм Дамир Шәйхетдиновлар зур булышлык күрсәткәннәр.
Түбән Әлки яшьләре гомергә хоккей спорты белән мавыкты. Монда яшьләр генә түгел, олылар да еш кына хоккей уйный. Яңа елны каршы алу, Кышны озату кебек авыл бәйрәмнәрендә мәктәп укучылары, авыл студентлары, яшьләр һәм өлкәннәр командаларга бүленеп көне буе хоккей уйныйлар. Заманында миллионлаган сумнарга төшереп эшмәкәрләр Альберт һәм Дамир Шәйхетдиновлар төзеткән  хоккей тартмасы кыш әйләнәсе файдаланыла,
Түбән Әлкидә берничә атна почта бүлегенә җитәкчесе табылмый торды. Шуңа да газета-журналларга яздыру, аны вакытында халыкка тарату буенча проблемалар булды. Район газетасы редакциясенә дә почта начар таратыла дип шылтыратучылар булгалады. Хәзер инде почтага кеше табылган, ул элеккечә халыкка хезмәт күрсәтә башлаган.
Түбән Әлкидә бер ир-егет торып басып:
–Авыл яшьләре элек-электән кичләрен мәктәпнең спорт залында волейбол уйныйлар иде. Хәзер безне спорт залына кертмиләр, – диде. 
Аңа җавап итеп, коронавирус эпидемиясе чорында мәктәпкә чит кешеләрне кертмәскә дигән күрсәтмә килгән, шуңа кичләрен спорт заллары бикле, дип аңлаттылар.
Шулай ук Түбән Әлкидә клуб булмау да күпләрне борчый. Клуб бинасы бар анда, тик начар хәлдә, аны ремонтлауга караганда, яңасын төзү арзанрак. Шуңа да район җитәкчеләре авылда яңа мәдәният йорты төзүне республика программасына кертергә тырыштылар. Кызганыч, программа нигезендә районда соңгы ике елда   бер генә яңа клуб та төзелмәде. Чөнки республика бюджеты пандемиягә бәйле рәвештә шактый кимегән.
Җыелышта катнашкан район башлыгы Александр Никошин Түбән Әлкидә федераль программа нигезендә мәдәният йорты төзү буенча да эшләр алып барылачак, диде. Талантлы артистлар чыккан авыл мәдәният йортсыз озак яшәмәс, боерган булса.
Югары Әлкидә берничә ир-ат торып басып авыл сыерлары өчен көтүлекләр азайды, дип зарландылар. Бер уйласаң, аңлашылмый да: сыерлар кими, ә көтүлекләр җитми.
Фәрит Садриев, аларга җавап биреп:
–Тиздән җирлекнең генераль планы әзер була. Малларны көтүгә чыгарыр алдыннан ул көтүлекләр урыннарын бар халыкны җыеп күрсәтербез, –дип ышандырды. Ә Александр Никошин, мал асраучыларга җитәрлек  көтүлекләр биреләчәк, дип тынычландырды.
Авылга читтән кайтып яши башлаган бер гаилә башлыгы: “Хатыным авыру, I төркем инвалид, аңа коронавирустан прививканы өйгә килеп ясамаслармы икән?” –диде. Бу мәсьәләне районның баш табибы Светлана Одушкина үз контроленә алды. Сәламәтлегенә яраса, шул көннәрдә үк инвалид хатынның өенә барып, аңа вакцина кадарлар.
Түбән һәм Югары Әлки авылларында үткән җыеннарда катнашучылар яңа килгән җирлек башлыгы Фәрит Садриевка эшендә уңышлар теләделәр, кирәк булганда ярдәм итәчәкләренә ышандырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев