Әлки районы ЮХИДИ хезмәткәрләре транспорт йөртүчеләрне тикшерәләр
972
0
Район ЮХИДИ хезмәткәрләре 20 июльдән 30ына кадәр балигъ булмаган пассажирларны йөртү белән бәйле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны ачыклауга юнәлтелгән чаралар комплексы үткәрә.
Әлеге тикшерүләр “Бала – төп пассажир!” профилактика чарасы кысаларында оештырыла. Пассажир-балалар зыян күргән аварияләр аеруча аянычлы. Быел республикада балалар катнашында 84 юл-транспорт вакыйгасы булган. Аларда 4 баланың гомере өзелгән, 95е имгәнгән. Үлем белән төгәлләнгән очракларның берсендә балаларны машинада йөртү кагыйдәләре бозылган.
Автоинспекторлар кабат искәртә: кагыйдәләр нигезендә җиңел автомобильдә алгы утыргычта 12 яшькә кадәрге, арткы утыргычта 7 яшькә кадәрге балаларны йөрткәндә аларның авырлыгына һәм буена туры килә торган махсус җайланмалар файдаланылырга тиеш. Арткы утыргычта да 12 яшькә кадәр балаларны махсус җайланма белән йөртсәң яхшы. Ә аннан олырак үсмерләрне хәвефсезлек каешлары белән каптыру зарур.
Район ЮХИДИ хезмәткәрләре балаларны транспортта йөрткәндә кагыйдә бозуларны булдырмау буенча актив эш алып баралар. Әйтик, быел автоинспекторлар шундый 7 бозу очрагын ачыклаганнар. Мондый бозу өчен 3 мең сум күләмендә штраф түләтү каралган.
Махсус креслолар –транспортта балаларның имгәнүен һәм үлем очракларын булдырмауның иң ышанычлы юлы. Һәр йөртүче аларны файдалануга җитди карарга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев