Әлки районы: “Юл төзелеше техниканы күчерүдән башлана”,–ди тралл йөртүче Айрат Хисмәтов
Юллар салу техникасының күпчелеген машиналарга төяп күчереп йөртәләр. Бу эшне участокның трал таккан КамАЗ автомобильләре ярдәмендә башкаралар.
Шундый бер тралда Карга егете Айрат Хисмәтов эшли. Айрат яңарак кына грейдер тракторын бер объекттан икенчесенә күчерде. Шул вакытта без аның белән сөйләшеп тә алдык.
–Безнең җәмгыять бит төрле районнарда, шәһәрләрдә, хәтта республикадан читкә, әйтик, Башкортстанга барып юллар сала. Һәр объекттагы әллә ничә техниканы үзвакытында, бәрми-сукмый күчереп кую безгә йөкләнгән. Эшебез һәрчак юлда безнең. Әле бер йөкне бушатмаган, диспетчердан инде икенчесен, өченчесен күчерергә наряд килә,–ди Айрат.
Айрат Хисмәтов, армиядә хезмәт итеп кайткач, 2007 елда юл төзелешенә эшкә килә. Башта карьер КамАЗында, аннан асфальт салу тракторында хезмәт куя. Менә соңгы елларда ул траллы КамАЗ белән техника күчерү кебек җаваплы эшне башкара.
Предприятиедә эшләү чорында гаилә корган, инде өч балалары үсеп килә. Каргада өй сатып алып, матур гаилә булып яшиләр.
Участокта траллы машинада Алексей Феоктистов та макталып хезмәт куя. Алар Айрат белән күп еллардан бирле ярдәмләшеп эшлиләр. Эш күләме арта, техниканы күчерүләр дә ешая бара. Шуңа аларга күптән түгел тагын бер траллы йөк машинасы кушылган. Анысы белән Әлфир Сабиров идарә итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев