Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы юлларында быел 30 исерек йөртүче тоткарланган

Ел башыннан бирле районда 58 юл-транспорт вакыйгасы булган.

Алты авариядә кешеләр зыян күргән. Бәхеткә, үлем-җитем очраклары юк. Балигъ булмаган балалар катнашында өч авария теркәлгән.

Елның беренче яртысында ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 771 очрагын ачыклаган. Иң күп бозулар хәвефсезлек каешын каптырмау, транспорт чарасы белән ОСАГО иминият полисы булмаган килеш идарә итү (не имея ...), юл билгеләре таләпләрен үтәмәү белән бәйле.

Ел башыннан бирле автоинспекторлар спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә руль артына утырган 30 йөртүчене тоткарлаган. Бу хакта безгә район ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рәис Сафин хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев