Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы үзәк хастаханәсендә ВИЧ-инфекцияле 21 кеше исәптә тора

Һәр елны майның өченче якшәмбесендә Бөтендөнья СПИДтан үлүчеләрне искә алу көне билгеләп үтелә. Быел ул 16 майга туры килде.

 
ВИЧ-инфекция таралу проблемасы –илләр һәм континентлар өчен, Covid-19 белән беррәттән, иң зур куркынычларның берсе. Рәсми мәгълүматларга караганда, дөньяда 42 миллион кеше ВИЧ-инфекциясе йөртә. Бу инфекция ел саен ике миллионнан артык кешенең гомерен өзә. Бүген җир йөзендә алты секунд саен бер кеше ВИЧ йоктыра һәм тугыз секунд саен бер кеше бу чирдән үлә.
Россиядә бер миллионнан артык кешегә, ә Татарстанда 15 мең кешегә ВИЧ диагнозы куелган.
Ни аяныч, районыбызда да әлеге куркыныч вирусны йөртүчеләр арта. Бүген район үзәк хастаханәсендә ВИЧ-инфекцияле 21 кеше исәптә тора. 
Табиб-эпидемиолог ярдәмчесе Гүзәл Хәбибуллина әйтүенчә,  вирус йөртүчеләр 30-55 яшьләрдә, аларның 12 се ир-ат, 9 ы хатын-кыз. Арада 15 кеше районның төрле тармакларында эшли, берсе инвалид, калган бишесе эшсезләр. 
Иммун дефицитлы кешеләр арасында биш хатын-кыз, бер ир-ат гаиләле. Бер гаиләдә исә ир дә, хатын да ВИЧ-инфекцияле. 
Районда ВИЧ белән зарарланган аналардан җиде бала дөньяга килгән. Булачак әниләргә үзвакытында химия профилактикасы үткәрелү нәтиҗәсендә сабыйларның барысы да сау-сәламәт  туган. Бүген ВИЧлы тагын бер хатын-кыз авырлы. 
–ВИЧ-инфекция социаль яктан имин булмаган катлау вәкилләренә, наркоманнарга гына хас чир, дип уйлау дөрес түгел. Иммун дефицитлы кешеләр арасында төрле профессия кешеләре, зур урыннарда эшләүчеләр, тәрбияле гаиләләр дә шактый.  Үзебезнең районда да шулай,–ди Гүзәл Хәбибуллина. 
Белгеч куркыныч вирусның нинди юллар белән таралуын да искә төшереп үтте. 
–ВИЧ кешедән кешегә генә күчә. Аны йоктыруның өч юлы бар.  Беренчесе – кан аша (уколлар, кан салу, татуировка, пирсинг һ.б.). Икенчесе – саклык чаралары күрелмәгән яки презервативсыз җенси якынлык аша. Өченчесе - анадан балага (баланы карында йөрткәндә, тудырганда, имезгәндә). Бездә исәптә торучыларның берсе генә вирусны кан аша йоктырган (наркоман). Калганнар барысы да ВИЧны җенси юл белән иярткән,–дип аңлата табиб-эпидемиолог ярдәмчесе.
Табиб кушканнарны төгәл үтәп, антиретровирус терапиясен кабул итсә, ВИЧ-инфекциялеләр тулы канлы тормыш белән яши ала. Үз саулыгына җавапсыз караган, тиешле даруларны кабул итмәгән (бу дарулар бушлай бирелә), тәртипсез тормыш алып барганнарның байтагы икенчел инфекцияләр аркасында вафат булган. 
Мәгълүм ки, ВИЧ-инфекцияне җиңәрлек препарат та, вакцина да юк әле. Белгечләр әйтүенчә, вирус зур темплар белән тарала, күпләр үзләренең ВИЧ йөртүен белми дә. Мондый вәзгыятьтә нишләргә?
–Иң ышанычлысы – тест узып, ВИЧ-инфекцияле булу-булмауга тикшерелү. Авыру вакытында ачыкланса, тизрәк дәвалау ысулын да билгеләп була. ВИЧка анализны район үзәк хастаханәсендә бушлай тапшырырга мөмкин. Сәламәтлегегезне саклагыз!–ди Гүзәл Хәбибуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев