Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы авылларының берсендә кәҗәне кияүгә биргәннәр

Газета укучылар хәбәрдардыр инде, илдә кичектергесез хәл ителәсе тагын бер мәсьәлә килеп чыкты бит әле. Владивосток ягында бер сафари-парктагы кәҗә тәкәсен өйләндермәкче булалар. Аңа төрле төбәкләрдән, шул исәптән Татарстаннан да кәләшләр китерделәр. Үзенә ошаганын ул шулар арасыннан сайлап ала, имеш. Кәҗә димәктән, Казанда шимбә саен үтә торган ярминкәләргә кәҗә сөтеннән...

Газета укучылар хәбәрдардыр инде, илдә кичектергесез хәл ителәсе тагын бер мәсьәлә килеп чыкты бит әле. Владивосток ягында бер сафари-парктагы кәҗә тәкәсен өйләндермәкче булалар. Аңа төрле төбәкләрдән, шул исәптән Татарстаннан да кәләшләр китерделәр. Үзенә ошаганын ул шулар арасыннан сайлап ала, имеш.

Кәҗә димәктән, Казанда шимбә саен үтә торган ярминкәләргә кәҗә сөтеннән эшләнгән ризыкларны (сөт, эремчек, май, сыр) алып килеп торалар. Халык аларны теләп ала. Чөнки кәҗә сөтенең шифалы сыйфатлары булуы мәгълүм.

Әмма теге кыргый кәҗә тәкәсе йорт кәҗәсе белән уртак тел таба алырмы икән соң? Һәр җан иясе үз ишен генә кабул итә бит табигатьтә. Шул кәҗә дигән мал белән 1947 елда Төгәлбәй авылында (ул чакта Кузнечиха районына керә иде) булган бер хәл истә калган. Ул елны без гаиләбез белән халык көтүен көтәргә алынган идек. Авылда карт-карчыклар сыер асрый алмый, шуңа күрә кәҗә генә тоталар иде. Кәҗә көнгә 3-4 литр сөт бирә. Аңа сөт салымы да салынмый иде. Авылның тау башы дигән ягында Шәмәрдән бабай белән Нәфисә әби яшәделәр. Ул елларда даны бөтен тирә-якка таралган Матак базары гөрләп эшли иде. Алар шуннан 2 яшьлек кәҗә сатып алалар. Аңа кышына 7-8 капчык печән һәм өйдәге ризык калдыклары да җитә бит. Алар кай арада кәҗәләрен көтүгә дә җибәрмиләр. Бер көнне боларның кәҗәсе йорттан чыгып югала. Төгәлбәйдән җиде чакрымда Шәпкә авылы. Анда бара торган юлдан бер чакрымда күл бар. Авыл көтүе шунда терлекләрне су эчерергә һәм төшке ялга туктаган була. Көтүчеләр күрә: юлдан Шәпкәгә таба бер кәҗә чаба. Бу Шәмәрдән бабайлар кәҗәсе булып чыга. Аның тәкә сораган чагы булган икән. Шул яктан искән җилдән тәкә исен сизеп юлга чыккан. Тәкә бик исле хайван бит ул. Шуңа күрә халыкта да күп эчүче, күп тартучыга карата әйтелә торган "фу, кит әле, синнән кәҗә тәкәсе исләре килә" дигән гыйбарә бар.

Көтү бик зур иде. "Кызылармеец" колхозының 40 баш сыеры да халык көтүе белән бергә йөри. Аның өчен көтүчегә хезмәт көне язалар. Көтүне өчәү көтәләр: әтиебез Идиятулла, 16 яшьлек Хөсәен абый һәм аның яшьтәше Солтан исемле малай. Колхоз сыерлары 1930 елларда колхозлар оешканда халыктан көчләп җыелган маллар нәселеннән. Җәен 10-12, кышын 7-8 литр сөт бирәләр. Чөнки ашаулары начар, печән, турап парландырылган һәм бераз көрпә сибелгән салам белән тукланалар. Ул елларда әле кукуруз чәчмиләр, аннан силос ясаулар да юк иде. Дөрес, безнең әниләр кычыткан белән камышны балта белән турап бер базга тутыралар иде. Янәсе, силос була. Әмма терлек аны әллә ни ашамый иде.

Теге Шәпкәгә чабучы кәҗәне күреп әти:

-Улым, Хөсәен, бар әле, аны монда куып кил, бүре тотып ашамасын тагын үзен,-дип абыйны җибәрә.

Әмма Хөсәен абый кәҗәне тота алмый. Бу хәлне Нәфисә әбигә әйтәләр. Ул икенче көнне Шәпкәгә барып кәҗәсен алып кайта. Тәкә хуҗаларына тиешле хакын түли. Авылда шулай кәҗә асраучыларның тәкә тоткан хуҗага түләү гадәте бар иде. Шуннан берникадәр вакыттан кәҗәләре матур гына өч бәти китерә. Шулай итеп, кәҗәнең сөте дә, ите дә була.

Кәҗәнең кайбер токымнары көнгә алты литрга кадәр сөт бирә, диләр. Шәл, оеклар бәйләргә мамык кәҗәләре дә бар. Менә шуннан соң әйтеп кара инде син "Кәҗә мал түгел, баҗа туган түгел", дип. Хәзер бу әйтем дөреслеккә туры килеп бетми шул. Базарда кәҗә сөтенең литры 100 сум торганын уйласаң, бу малны асрауның отышлы булуына инанасың.

Сөләйман Шакиров,

Казан шәһәре.

Сүз уңаеннан. Мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, сафари-парктагы Тимур атлы кәҗә үзенә кәләшне 8 Март көнне сайларга тиеш иде. Әмма Тимур ул көнне үзен паркта көтеп торган кәҗә кызларына күз дә салмыйча, элекке дусты юлбарыс Амурга таба чапкан.

Парк җитәкчелеге белдерүенчә, андагы хезмәткәрләр Тимурның алга таба кәҗәләр белән ничек аралашуын күзәтеп торачаклар. Кәләш сайлаганда сафари-паркның сайтына керүчеләрнең фикере дә исәпкә алыначак икән.

Тимурның сөйгәне булуны сигез кәҗә кызы дәгъвалый иде. Аларның берсе - Татарстанның Саба районы фермасыннан китерелгән Саира. Ә Йолдызчык атлы кәҗә, буаз булуы ачыклану сәбәпле, конкурстан төшеп калган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев