Әлки районы: бассейнга куркынычсызлык баскычлары куелачак
"Ләйсән" йөзү бассейнында җәй башында ике урынга куркынычсызлык баскычлары куелачак.
Бу бигрәк тә йөзә белмәүчеләргә уңайлык тудыру өчен эшләнә. Материаллар инде кайтарылган, әмма эшне июньдә башларга җыеналар.
Бассейнда хәзер 12 кеше эшли. Алар бассейн тирәсен бик тырышып чистартканнар, чүп-чарны җыештырып алганнар. Биредә 10 майда Алексеевск, Спас, Аксубай районнарыннан йөзүчеләр чакырып ярыш үткәрергә җыеналар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев