Әлки районы кыр посадкалары бик аяныч хәлдә
Районның кыр посадкалары бик аяныч хәлдә - күп җирдә аларны чүплеккә әйләндергәннәр. Соңгы елларда елга, урман буйларына ял итәргә чыгучылар үзләре артыннан чүп-чарны җыештырып китүне гадәткә кертә башлады. Табигатьне пычратуның оятсызлык икәнен, үзенең чүп-чарын ташлап калдырып бүтәннәрнең кәефен, ялын бозарга хакы юклыгын аңлаган тәрбияле, мәдәниятле һәр кеше шулай эшләргә тиеш,...
Районның кыр посадкалары бик аяныч хәлдә - күп җирдә аларны чүплеккә әйләндергәннәр.
Соңгы елларда елга, урман буйларына ял итәргә чыгучылар үзләре артыннан чүп-чарны җыештырып китүне гадәткә кертә башлады. Табигатьне пычратуның оятсызлык икәнен, үзенең чүп-чарын ташлап калдырып бүтәннәрнең кәефен, ялын бозарга хакы юклыгын аңлаган тәрбияле, мәдәниятле һәр кеше шулай эшләргә тиеш, билгеле. Ә менә кыр посадкаларыбыз әлегә бик аяныч хәлдә. Үзебез сулый торган һаваны чистартучы агачлыкларга йортларыннан чыккан чүп-чарны, шакшыны китереп бушатырга тайчанмаучылар да бар шул. Санитар-чисталык икеайлыгы кысаларында районда кыр посадкаларына чүп-чар түгүчеләрне җавапка тарту башланды. Чүп-чарыңны, калдык-постыкны җаеп машинага төягәнсең икән, аны махсус булдырылган чүп түгү урынына илтеп бушатырга кирәк. Ә табигатьне пычратучыларны зур штрафлар көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев