Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында “Патриот” спорт клубы 2015 елга нәтиҗә ясады

"Патриот" спорт клубы ел буе үткәрелгән кекусинкай-каратэ ярышларында зур җиңүләргә ирешкән спортчыларын бүләкләде. Районда соңгы елларда кекусинкай-каратэ спорты шактый зур үсеш алды. Яшь спортчыларыбыз төрле дәрәҗәдә үткән турнирларда - районара һәм республикакүләм ярышларда призлы урыннар яулыйлар. "Патриот" спорт клубы үзләренең шөгыльләнү базасы булган Базарлы Матак спорт залында узып баручы елга...

"Патриот" спорт клубы ел буе үткәрелгән кекусинкай-каратэ ярышларында зур җиңүләргә ирешкән спортчыларын бүләкләде.

Районда соңгы елларда кекусинкай-каратэ спорты шактый зур үсеш алды. Яшь спортчыларыбыз төрле дәрәҗәдә үткән турнирларда - районара һәм республикакүләм ярышларда призлы урыннар яулыйлар.

"Патриот" спорт клубы үзләренең шөгыльләнү базасы булган Базарлы Матак спорт залында узып баручы елга нәтиҗәләр ясады. Исегезгә төшерәбез: "Патриот"ны һәм кекусинкай-каратэ клубын Андрей Зиньков җитәкли.

2015 ел дәвамында әлеге клубта шөгыльләнүче егет һәм кызлар югары дәрәҗәдә үткән алты ярышта чыгыш ясаганнар. Татарстан чемпионатында ике тапкыр беренче урын, Ульяновск өлкәсендә үткән ачык турнирда алты беренче урын яулаулары ук күп нәрсә турында сөйли.

2015 елның иң әйбәт спортчылары булып Базарлы Матактан 10 яшьлек Алмаз Шәйхетдинов һәм 12 яшьлек Булат Борһанов танылдылар. Ә кызлар арасында елның иң әйбәт спортчысы исеме Югары Матактан Милена Варламовага бирелде. Әлеге яшь каратэчыларыбызга "Патриот" клубының күчмә кубоклары һәм беренче дәрәҗә дипломнары тапшырылды. Шулай ук күп кенә спортчылар икенче һәм өченче дәрәҗә дипломнарга ия булдылар.

Балаларның спорттагы уңышлары аларның әти-әниләре ярдәменә дә бәйле.

Уллары белән даими шөгыльләнүче Илфат Борһанов һәм Наил Шәйхетдинов "Елның әти-тренеры" номинациясендә танылдылар.

Шуны әйтеп үтик: Андрей Зиньков тренерлыгында кекусинкай каратэ белән кече төркемдә - 26, олысында 28 бала шөгыльләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев