Әлки районында штанга күтәрү бәйгесендә ир-атлар да, хатын-кызлар да көчен, осталыгын күрсәтте
Штанга күтәрү буенча район бәйгесендә төрле яшьтәге ирләр дә, хатын-кызлар да - дүрт дистәгә якын кеше көч сынашты. Үз авырлык категорияләрендә Илфат Хәмитов, Илшат Фәсихов, Андрей Зиньков, Кирилл Зинькин җиңүче булдылар. Яшьләре 50 дән өстә булган ир-егетләр дә әле көчләре ташып торуын расладылар. Бу категориядә Илшат Нурутдиновка тиңнәр булмады. Хатын-кызлар...
Штанга күтәрү буенча район бәйгесендә төрле яшьтәге ирләр дә, хатын-кызлар да - дүрт дистәгә якын кеше көч сынашты.
Үз авырлык категорияләрендә Илфат Хәмитов, Илшат Фәсихов, Андрей Зиньков, Кирилл Зинькин җиңүче булдылар. Яшьләре 50 дән өстә булган ир-егетләр дә әле көчләре ташып торуын расладылар. Бу категориядә Илшат Нурутдиновка тиңнәр булмады. Хатын-кызлар да көч-гайрәтен күрсәтте. 60 килога кадәр авырлык категориясендә - Эльвира Латыйпова, 60 килодан авырраклар арасында Римма Шәрәфетдинова җиңү яуладылар.
Ярышларны ДЮСШ тренеры Газинур Фәттахов оештырды. Җиңүчеләргә акчалата бүләкләр, дипломнар тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев