Яңалыклар
Бу конкурсантның укучыларда тәнкыйди фикер йөртүне үстерү ысулларына багышланган мастер-классы һәм "Укытучының мәктәптәге бер көне" видеоролигы белән тәкъдим ителгән "визит карточкасы" жюриның иң югары бәясен алды.
Түбән Әлки мәктәбенең химия һәм биология укытучысы Гөлназ Хәмитова конкурста икенче урынны алды.
Әлки районыннан өч педагог “Ел укытучысы-2017” республика бәйгесенең зона турында районыбыз данын яклаячак
Күптән түгел булып узган "Ел укытучысы" бәйгесе районыбызның иң уңышлы эшләүче педагогларын ачыклады. Бәйгедә җиңү яулап, Юхмачы урта мәктәбенең тарих укытучысы Галина Москвина мактаулы "Ел укытучысы-2017" исеменә ия булды.
.jpg)
-Видеороликны төшерүдә иң актив һәм тырыш укучыларымның берсе Дмитрий Демьянов ярдәм итте. Бәйгегә бик җентекләп әзерләндем, билгеле. Әмма барыбер беренче урынны алуга өметләнмәгән идем,-ди Галина Александровна үзе. -Конкурста катнашучыларның барысы да үз эшләренең чын осталары иде бит. Беренче этапта 22 педагог, икенчесендә бишәү "көч сынаштык". Берничә коллегам үткәргән мастер-классны күреп, чын ихластан сокландым, алардан үзем өчен файдалы байтак нәрсә алдым.
Галина Москвина безнең күптәнге танышыбыз булып чыкты. Берничә ел элек ул газетага ветеран укытучылар турында бик кызыклы һәм гыйбрәтле язмалар китергән иде. Ул мәкаләләр укучыларда да зур кызыксыну уятты. Ягымлы, ихлас күңелле, итагатьле бу ханымның чын укытучы булуы әллә каян күренеп тора. Укучылары аны бик яраталардыр, мөгаен. Ул районның данлыклы математика укытучысы, педагог стажы 52 елга җиткән, әле бүген дә Югары Әлморза мәктәбенә йөреп дәресләр бирүче Людмила Лыскованың кызы икән бит. Димәк, династия дәвам итә.
-Мин үзем укытучы булырмын дип уйламаган да идем. Тегүче һөнәрен сайладым, шуңа укырга кердем. Әмма язмыш менә мәктәпкә алып килде. Үзем дә сизмәстән бу профессия, үзем укыта торган тарих фәне мине бөтереп алды. Инде хәзер бүтән урында үземне күз алдына да китерә алмыйм. Эштә авырлыклар да, күңел төшкән вакытлар да була, билгеле. Әмма мәктәп ишеген ачып кереп, балаларны күрүгә, бөтен борчулар, икеләнүләр юкка чыга, укучыларым арасында буласы, тагын да яхшырак эшлисе килә,-ди Галина Москвина.
Аның мәктәптә эшли башлавына 18 ел булган. Ул бүген беренче квалификация категориясенә ия тәҗрибәле педагог. Тарих, җәмгыять белеме фәннәрен бик яратып укыта, белемен гел арттырып тора, үз өстендә эшләүдән туктамый. Укучылар да тарих белән кызыксыналар, фәнемне бик әйбәт белүче балалар күп, дип сөенеп сөйли. Мәктәптә тарих һәм җәмгыять белемен бердәм дәүләт имтиханына сайлаучылар ел да була һәм сынауны әйбәт тапшыралар икән.
Юхмачы урта мәктәбе директоры Петр Чулков та Галина Москвинаның коллективта абруе югары булуын билгеләп үтте.
-Ул менә дигән белгеч. Башкаручан, җаваплы, эзләнүчән педагог. Кыс-касы, коллегабыз "Ел укытучысы" исеменә бик лаек, - диде ул.
Гөлназ Рафаэль кызының Казан педагогика институтын "бишле" билгеләренә генә тәмамлап районга эшкә кайтуына да 18 ел узган икән инде. Тирән белемле, үз фәнен бик әйбәт белүче, таләпчән, гел яңалыкка, камиллеккә омтылучы бу педагог та күптән инде районда танылып, коллегалары, ата-аналар арасында абруй казанып өлгерде. Укытучылар өчен БДИны Гөлназ Хәмитованың 100 баллга тапшырып килүе дә күп нәрсә турында сөйли. Укучыларына фәнен үтемле итеп җиткерү, аларны төпле белемле итү өчен ул бөтен көчен куя. Беренче квалификация категориясенә ия бу педагог белемнәрен һәм бай тәҗрибәсен коллегалары белән дә теләп уртаклаша.
.jpg)
"Яшь укытучы" номинациясендә җиңү яулаган чит телләр укытучысы Гөлназ Шәрипова да беренче квалификация категориясенә ия. Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә эшләвенә әле өч ел гына булса да, Гөлназ үзенең өметле, тырыш укытучы булуын күрсәтеп өлгерде. Ул "Безнең яңа укытучы" конкурсында да җиңеп чыккан иде.
Бу өч педагог 10 февральдә Болгарда "Ел укытучысы-2017" республика бәйгесенең зона турында районыбыз данын яклаячак. Аларга уңышлар насыйп булсын!
.jpg)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев