Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Иске Алпар авылында капиталь ремонттан соң мәдәният йорты ачылды. ФОТО

Әлеге чарага авылның олысы-кечесе, кайткан кунаклар да күп җыелган иде.

Төзүчеләр клубны 9 Май бәйрәменә өлгертү өчен бик тырыштылар. Һәм менә зәвык белән эшләнгән мәдәният учагы, ничә еллар ябык торганнан соң, янә халыкны кабул итәргә әзер. Хәер, авыл клубы бөтенләй үк ябык тормады анысы. Аның зур фойесы район хисабына ремонтланган иде. Ә менә нык искергән тамаша залын, сәхнәне төзекләндереп эшләп чыгарга зур акчалар соралды. Моны инде район бюджеты гына күтәрерлек түгел иде.

Шундый катлаулы, хәлиткеч мәлләрдә Алпарның якташлары ярдәмгә килүчән. Бу юлы да шулай булды. Соңгы елларда авылга бик күп булышлыгы тигән якташыбыз, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Казандагы автотранспорт предприятиесе генераль директоры Альберт Мөхәммәтшин мәдәният йортын ремонтлап чыгуны үз өстенә алды. Райондашларыбызга мәгълүм булганча, бу иганәче берничә ел элек Алпарда Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә төзелгән һәйкәлне ремонтлатты, обелиск төзетте, авыл мәктәбен ремонтлауга зур өлеш кертте. Инде менә клуб та кска гына вакыт эчендә сыйфатлы һәм матур итеп төзекләндерелде.

Алпарда ике бәйрәмне бер юлы үткәрделәр. Иң элек авыл уртасындагы фронтовик якташлар истәлегенә төзелгән һәйкәл-обелиск янында Бөек Җиңү көне уңаеннан тантаналы митинг булды. Бәйрәм түрендә тыл һәм хезмәт ветераннары иде. Район мәдәният йорты коллективы халык алдында Бөек Ватан сугышында совет халкының тиңсез батырлыгын гәүдәләндергән сәхнәләштерелгән күренеш куйды. Артистларыбыз күрсәткән бу тетрәндергеч тамаша күзләрне яшьләндерде.

Митингта катнашучы алпарлылар һәм кунаклар алдында район башлыгы Александр Никошин чыгыш ясады.

- Без бүгенге тантанага 1941-1945 елларда булган дәһшәтле сугышта җиңү яулаган ветераннарыбыз һәм аларның истәлеге алдында баш ияргә килдек. Еллар үткән саен Бөек Ватан сугышында Җиңүнең әһәмияте, кадере арта гына бара, минемчә. Бу олы бәйрәм белән барыгызны да ихластан тәбрик итәм, һәркемгә имин тормыш, тыныч хезмәт, илебезгә аяз күк йөзе телим, - диде район җитәкчесе. Александр Никошин бүген ачыласы авыл клубын ремонтлауда зур ярдәм күрсәткән якташыбыз Альберт Мөхәммәтшинга олы рәхмәтен дә җиткерде. Авыл халкы бу сүзләрне көчле алкышлар белән хуплады.

- Алпар авылыннан гына да Бөек Ватан сугышында 248 кеше башларын салган. Без ил азатлыгы өчен кан койган, яу кырында һәлак булган авылдашларыбыз, якташларыбызның исемнәрен, илгә Җиңү китергән ветераннарыбызны һичкайчан онытмабыз, - диде митингта чыгыш ясаган Альберт Мөхәммәтшин. - Алар иң олы мәртәбәгә лаеклар. Бүген безнең арабызда булган тыл ветераннары, сугыш чоры балалары яшь буынга Бөек Җиңүнең нинди олы бәягә яулануын мөмкин кадәр күбрәк җиткереп калсыннар иде.

Алпар авыл җирлеге башлыгы Ринас Сәлахов соңгы елларда Иске һәм Яңа Алпар авыллары зиратлары тирәләрен өр-яңадан тотып алуда, яңа мәчет төзелешендә зур ярдәм күрсәткән якташларга рәхмәтләрен җиткерде. Җирлектәге күп зур эшләрнең инициаторы һәм спонсоры булган Альберт Мөхәммәтшинга халык исеменнән ихлас рәхмәт сүзләре белән истәлекле бүләк тә тапшырылды.

Аннан митингтагы халык янәшәдәге яңартылган мәдәният йортына күчте. Клуб бик зәвыклы итеп, җиренә җиткереп ремонтланган. Йомшак урындыкларга утыргач та төзүчеләрнең сыйфатлы һәм күркәм эшләренә озак сокландык әле. Ә сәхнәдә Альберт Мөхәммәтшиннан халыкка тагын бер бәйрәм бүләге - республика сәнгать осталарының зур концерты булды. Бу кадәр танылган артистларны берьюлы бездәге кайсы клуб сәхнәсенең күргәне булды икән әле?! Татарстанның атказанган артисты Илназ Баһ бик мавыктыргыч һәм кызыклы итеп алып барган тамаша гаять бай эчтәлекле булды. Сәхнә йолдызлары Айгөл Бариева, Рәсим Низамов, Рөстәм Закиров, Люция Мусина, Булат Нигъмәтуллин, Миңгол Галиевның һәр чыгышын тамашачылар көчле алкышлар белән каршы алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев