Әлки районына 3 мең баш нәселле сыер кайта
“Хузангай” сөтчелек комплексына Венгриядән голштин-фриз токымлы 3 мең баш сыер кайтарыла башлый.
Әлеге нәселле сыерларның берсе 160 мең сум тора. Бик күп сөт бирергә сәләтле бу маллар безнең як климатына җайлашкан.
“Хузангай” сөтчелек комплексы җитәкчесе Рафаэль Зәйдуллин әйтүенчә, хәзер биредә чит илдән кайтучы сыерларны кабул итәргә әзерлек алып барыла. Терлекләр 300әр баш кайтачак икән. Алар өчен урыннар бушатылып, чистартылып, дезинфекция үткәреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев