Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районына тагын бер автолавка кайтты

Районның автолавкалар паркы яңа автомобиль белән тулыланды.

Үткән атнада “Әлки” кулланучылар кооперативына яңа автолавка тапшырылды. Бу инде районыбызда дүртенче автокибет. Барлык кирәкле сәүдә һәм суыту җиһазлары белән тәэмин ителгән автолавкалар районнарга “30/70” республика программасы буенча, Президент Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән бирелде .

Автолавкалар  үзәктән еракта урнашкан һәм кибетләре булмаган авылларга йөреп   сәүдә хезмәте күрсәтү өчен файдаланыла. Районда  бүген унлап кечкенә авылда кибет юк. Автолавкалар белән алдан билгеләнгән график буенча 23 торак пунктка барып халыкка иң кирәкле товарлар сату оештырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев