Әлки районында Андрей һәм Викторина Смышляевлар көмеш туйларын билгеләп үтәчәкләр
Гаиләсе һәм йорты, үзен көтүчеләр булганда кеше бәхетле. Гаилә – кешенең төп байлыгы, тылы, таянычы. Бу истәлекле бәйрәм көнендә мин сөйләргә алынган пар – туганнары һәм якыннары өчен генә түгел, ә авылыбызда һәм гомумән районыбызда яшәүчеләр өчен чын гаилә мөнәсәбәтләре үрнәге.
Базарлы Матакта яшәүче Андрей һәм Викторина Смышляевлар быел көмеш туйларын билгеләп үтәләр. Алар районда һәркемнең күз алдында булган билгеле кешеләр.
Андрей Федорович дәүләт хезмәтендәге кеше. 20 елга якын инде ул “ГАС-Сайлау” системасын тәэмин итү буенча республика Үзәк сайлау комиссиясе аппараты хезмәткәре. Аның бик җаваплы, гыйлемле белгеч булуы күпләргә мәгълүм.
Лаеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаганнан соң Андрей армиядә хезмәт итә. Ә аннан соң турыдан-туры Мәскәүгә юл тота, К.Тимирязев исемендәге авыл хуҗалыгы академиясенә укырга керә. Татарстанның ерак бер авылыннан килгән егет биредә үзенең зиһенлелеген, тырышлыгын күрсәтә һәм башкаладагы бер оешмага эшкә чакырыла. Әмма кече Ватан үзенә тарта, һәм Андрей районга кайта. Дипломлы белгечне социаль яклау бүлеге начальнигы итеп билгелиләр, анда ул биш ел хезмәт куя. 90 нчы еллар азагында әлеге органнарга халыкның социаль якланмаган катлауларына ярдәм күрсәтү буенча бик зур эш йөкләнә. Хезмәт хакы түләнмәгән, пенсияләр тоткарланган, ашамлыклар талоннар буенча гына сатылган ул чакларны күпләр хәтерлидер әле. Халыкка ничектер ярдәм итү өчен ил җитәкчелеге төрле чаралар күрде. Ул вакытта Андрей Смышляев җитәкчелегендәге белгечләр командасы, шәхси вакыты белән исәпләшмичә, азык-төлек чеклары тарата, “Хезмәт ветераны” исеме бирү өчен документлар җыя, гомумән, кешеләргә ярдәм итү өчен барын да эшли.
Викторина Викторовна Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитетында ун ел инде бухгалтер булып эшли. Төп вазыйфаларыннан тыш, биредәге хезмәткәрләр авылны төзекләндерү буенча да бик күп эш башкаралар. “Менә якшәмбе көнне коллектив белән Үргәгар ягыннан Матакка керү юлында стела янында чәчәкләр утырттык әле”,- дип сөйли ул.
Героинямның хезмәт кенәгәсендә ике генә язу. Беренчесе – хуҗалык исәбендәге юл төзелеше участогында бухгалтер. Анда Викторина 20 ел хезмәт куйган.
Билгеле инде, бу парның ничек танышуы да бик кызыклы.
- Безнең әти-әниләр элек-электән дус булдылар, кунакка йөрештеләр. Мин Андрейның сеңелесе Людмила белән бер класста укыдым. Әмма Смышляевларның улларына бик игътибар да итми идем. Аз сүзле булуына, Мәскәүдән сирәк, каникулларга гына кайтуына күрәдер, мөгаен,- дип яшьлек серләре белән уртаклаша бу гаҗәеп мөлаем, йөзе кояштай балкып торган ханым.
Викторина Казан авыл хуҗалыгы институтына икътисадчы белгечлегенә читтән торып укырга керә. Ә үзе эшли һәм көн саен авылга кайтып йөри.
Борискинога кайтуның ул чакта ничек катлаулы булуын белмәүчеләр дә бардыр. Башта юлаучы транспортта Түбән Әлкигә кадәр кайтырга, ә аннан соң биш чакрым җәяү атларга кирәк иде.
- Шул көннәрнең берсендә юлда таныштык та инде. Күбесенчә мин сөйләдем, ә ул ара-тирә кушылып кына торды. Башкалада укыган авылыбыз егете игътибарлы, мәнле булып чыкты. Без бик матур йөрдек,- дип сөйли Викторина.
Ике ел очрашып йөргәннән соң яшьләр өйләнешәләр. Алар кәләшнең апасы Галина Самарина җитәкчелек иткән авыл советында язылышалар.
Ике елдан соң уллары Руслан дөньяга килә. Ул хәзер банк хезмәткәре. Омскида десантчы булып хезмәт иткән, вузда читтән торып укуын дәвам итә.
- Викторина искиткеч чибәрлеге һәм күркәм холкы белән игътибарымны җәлеп итте,- ди Андрей. Чын ир-егетләрчә, сүзгә саранрак ул.
- Андрюша сүз озайтырга яратмый. Ул эш кешесе. Яшь чакта аның баланы оста каравына мин хәтта бераз кызыга да идем. Улыбызны операция ясап тапканнан соң ул мине бик саклады. Өйдәге бөтен эшне үзе башкарырга тырышты. Хәзер дә ул балыктан я тавыктан бик тәмле ризыклар әзерли (без дөрес тукланырга тырышабыз),- дип гомер юлдашын мактый әңгәмәдәшем.
Смышляевлар искитмәле бакчачылар да икән. Алар анда төрледән-төрле 100 агач үстерәләр. Груша, татлы чия куаклары безнең климатка яраклашып җимеш бирә башлаган. Ясмин, кәҗә талы кебек сирәк агачлар да үсә. Бәрәңге бакчасының яртысын җиләк-җимешләргә биргәннәр. Алар тагын гадәти булмаган тавыклар үрчетү белән шөгыльләнәләр, бигрәк тә йөнтәс “итекле”, кулга ияләнгәннәрен яраталар. Андрей белән Викторина көн саен спорт белән шөгыльләнергә вакыт табалар. Җәен велосипедта, кышын чаңгыда йөриләр. Өйләре дә бит Үзәк усадьбаның иң читендә, иркенлектә.
Смышляевлар бик динлеләр дә. Викторина Изге Троица чиркәвендәге якшәмбе гыйбадәтләрен бер дә калдырмый. Алар Алексеевскида уза торган “Калакул чыңы” бәйрәмендә дә гел катнашалар. Ике тапкыр Мәскәү янындагы Серафим Саровски храмында булганнар. Әле тагын барырга җыеналар – бу гаиләдә изге атакайны бик олылыйлар.
“Ата-аналары балалары өчен гыйбадәт кылган гаиләләрдә һәрчак үзара аңлашу һәм иминлек хөкем сөрә”,- диләр бит халыкта.
- Менә безнең гаиләдә дә, әниебез Таисия Степановна (аны каенана дияргә тел әйләнми) догалары беләндер иминлек, үзара аңлашу хөкем сөрә. Без әйбәт фильмнардагыдай тату, матур яшибез. Бер сәбәпсез чәчәк бәйләмнәре, бүләкләр, шәһәргә ресторанга чакыру кебек сюрпризлар, иремнең бу гамәлләре күп нәрсә турында сөйлидер, - ди Викторина.
- Артык сүзләр нәрсәгә? Бер-береңне яратырга һәм ышанырга кирәк бәхетле озын гаилә тормышының сере шул, - дип саный ирле-хатынлы Смышляевлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев