Әлки районында бердәм дәүләт имтиханын 46 кеше генә тапшырачак
Урта мәктәп тәмамлаучылар беренче БДИны 3 июльдә тапшырачак.
Бу көнгә география, рус әдәбияты, информатика фәннәреннән сынау билгеләнгән. Рус теленнән имтихан – 6 июльдә, профиль дәрәҗәсендәге математикадан – 10 июльдә, тарих һәм физикадан – 13 июльдә, җәмгыять белеме һәм химиядән – 16 июльдә, чит телләр һәм биологиядән 20 июльдә узачак.
Мәгълүм булганча, БДИны быел вузларга керергә ниятләүче чыгарылыш укучылары гына тапшырачак. Ә аттестатларга уку елы нәтиҗәләре буенча чыгарылган билгеләр куела.
БДИ буенча муниципаль координатор Алсу Зәйнуллина хәбәр иткәнчә, быел 11 сыйныфны тәмамлаган 56 укучының 11 е дәүләт сынауларын тапшырмаячак, чөнки вузга керергә исәпләре юк. Урта мәктәпне узган ел тәмамлаган берәү быел БДИ тапшырырга ниятли. Шулай итеп, районда 46 кеше дәүләт сынавын бирәчәк.
БДИ уздырыласы биналарда барлык санитар саклану чаралары күреләчәк. Класска кергәндә һәркемнең температурасы үлчәнә, кулларны эшкәртү өчен антисептик чаралар була. Имтихан тапшыручыларны ким дигәндә 1,5 метр ара саклап утыртачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев