Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында боз астыннан балык тоту бәйгесе үткәреләчәк

Редакция электрон почтасына бер үк темага берничә хат кергән. Анда халык “Узган ел шул вакытларда һәвәскәр балыкчылар өчен кышкы балык тоту ярышлары уздырылган иде. Быел шундый бәйге үткәрелерме?” дип сораганнар.

Без бу сорауны алдагы елларда боз астыннан балык тоту ярышларын үткәрү буенча җаваплы булган, район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Сергей Балакиревка юлладык. Ул түбәндәге җавапны бирде. “Әйе, без быелгы кышта да һәвәскәр балыкчылар арасында андый ярышны үткәрергә җыенабыз. Әлеге бәйге 25 гыйнварга планлаштырыла. Без, елдагыча, иң күп балык тотучыны, балыкны беренче каптыручыны, иң зурны тотучыны бүләкләрбез. Шулай ук иң яшь һәм иң өлкән балыкчылар истәлекле бүләкләргә ия булыр. Ахырдан исә бергәләп яңа тотылган балыктан кайнар уханы авыз итәрбез. Мавыктыргыч кышкы балык тоту ярышына һәркемне чакырабыз!”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев