Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында быел кырга иртәрәк чыгарга җыеналар

Игенчелек тармагында тынгысыз чор башлана – белгечләр һәм механизаторлар орлык, минераль ашламалар запасы булдыру, язгы кыр эшләрендә катнашачак техниканы ремонтлау белән мәшгуль.

Синоптиклар фаразлавынча, кыш быел гадәттәгедән иртәрәк бетәргә охшаган. Димәк, сабан эшләре дә алданрак башланырга мөмкин. Белгечләр әлегә уҗымнарның уңышлы кышлавын әйтеп киләләр. Шулай да көзге культуралар составындагы шикәр язга чаклы шактый кими. Димәк, карлар эрү белән аларны тукландыруга керешергә кирәк булачак.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, безнең район кырларына гектарга 33,1 килограмм файдалы матдә күләмендә ашлама кертергә планлаштырыла (республикада 31,7 кг). “ВостокЗернопродукт” җәмгыятендә һәр гектар мәйданга 42,3 кг файдалы матдә күләмендә ашлама запасы булдырылган инде. “Яшь көч” җәмгыятендә – 16 кг. Җәмгыять җитәкчесе Фәнис Хәмитов әйтүенчә, ашлама сатып алу өчен кредит рәсмиләштергәннәр. Бу акчага җитәрлек күләмдә ашлама алып куячаклар. “Хузангай” җәмгыятендә дә әлеге юнәлештә эш алып барыла.

Республика җитәкчелеге авыл хуҗалыгының игенчелек тармагы белән шөгыльләнүчеләр алдына һәр гектарга ким дигәндә 70 кг күләмдә ашлама запасы булдыруны шарт итеп куя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев