Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында быел транспортта хәвефсезлек каешын каптырмаган 95 кеше штрафка тартылган

11 июньнән республикада “Хәвефсезлек каешы” оператив-профилактика чарасы башлана.

Әлеге акциянең төп бурычы – юлда хәвефсезлек каешын кулланмау белән бәйле административ хокук бозуларны кисәтү. РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләре нигезендә, хәвефсезлек каешлары белән җиһазланган транспорт чарасы белән идарә иткәндә йөртүченең каешлар белән эләктерелгән булуы мәҗбүри. Ул шулай ук  хәвефсезлек каешы эләктерелмәгән пассажирларны йөртергә тиеш түгел.

Тикшерүләр күрсәткәнчә, хәвефсезлек каешларын файдалану юл-транспорт вакыйгаларында йөртүченең һәм алгы утыргычтагы пассажирның үлем ихтималын 50 процентка, ә арткы утыргычтагы пассажирларның – 25 процентка киметә. Машина әйләнеп капланган очракта эләктерелгән хәвефсезлек каешы кешенең исән калу шансларын биш тапкыр арттыра.

Районның баш автоинспекторы Рәис Сафин хәбәр иткәнчә, быел хәвефсезлек каешын каптыру кагыйдәсен бозган өчен 95 кеше административ җаваплылыкка тартылган. Мондый бозу өчен йөртүчегә – 1000 сум, ә пассажирга 500 сум штраф салу каралган. Кыска срокта түләгән очракта штраф суммасы 50 процентка кими.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев