Әлки районында чаңгы сезоны ачылды
Бүген, 3 гыйнварда, "Яшь имәннәр" балалар сәламәтлеген ныгыту лагере янында чаңгы сезоны ачылу буенча спорт бәгереме узды.
Әлеге кышкы спорт бәйрәме белән бар җыелган халыкны район башлыгы Александр Никошин котлады.
– Бүген без биредә чаңгыда ирекле шуу оештырабыз. Алга таба төрле ярышлар, бәйгеләр дә уздырырбыз. Быел кар күп, чаңгы юллары әйбәт ,hәркайсыгызга күтәренке күңел телим, – диде ул.
Районның чаңгы спорты буенча баш тренеры Николай Ирдинкин чаңгы юлларына басучыларга старт бирде. Олылар да, балалар да бердәм булып апак карлы юллар буенча алга ыргылдылар.
Коллектив белән шуу бик файдага булды – күпләрнең кәефләре бик күтәренке иде.
Шулай итеп быелгы чаңгы сезоны ачылды. Алга таба чаңгы спортын сөючеләр өчен ярышлар да узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев