Әлки районында елның беренче яртысында ЮХИДИ штрафларын вакытында түләмәгән 42 кешегә карата материаллар судка юлланган
Елның беренче яртысында ЮХИДИ штрафларын вакытында түләмәгән 42 кешегә карата материаллар судка юлланган.
Административ штраф шул хактагы карар законлы көченә кергән көннән соң 60 көннән дә соңга калмыйча түләнергә тиеш. Район ЮХИДИ хезмәткәрләре бу хакта һәрдаим искәртеп тора. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штраф салынган икән, аны ике ай эчендә түләү зарур. Бу таләпне үтәмәүчеләргә карата кырыс чаралар күрү каралган. Штрафын вакытында түләмәүче аның суммасын икеләтә арттырып (әмма 1 мең сумнан кимрәк түгел) түләргә яисә 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алуга я булмаса 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә хөкем ителергә мөмкин.
Быелның алты аенда районда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган административ штрафларны вакытында түләмәүчеләргә карата 42 беркетмә төзелгән. Суд карары нигезендә 9 кеше мәҗбүри эшләргә, 7 кеше административ кулга алуга, ә 9 кеше түләнмәгән штраф суммасының икеләтә күләмендә административ штрафка тартылган. Калган эшләр әле судта карала.
Бу хакта район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рәис Сафин хәбәр итте. Баш автоинспектор юл хәрәкәтендә катнашучы һәркемне уяу һәм сак булырга, кагыйдәләрне тайпылышсыз үтәргә чакыра. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып штрафка тартылгансыз икән, аны ике ай эчендә түләргә онытмагыз. Алданрак түләсәң штраф суммасына ташламалар да каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев