Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында интернатта яшәүче әбинең улы исән-сау икән

Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүче Зәйтүнә әби Ситдикова улын эзләтеп район эчке эшләр бүлекчәсенә мөрәҗәгать итә.

Зәйтүнә әби тумышы белән Апактан. Ялгызы калып, сәламәтлеге дә какшый башлагач, аны Юхмачыдагы интернатка урнаштырганнар.

Биредә әйбәт тәрбиядә яшәсә дә, әбекәйнең күңеле тыныч булмый. Менә берничә ел инде аның улыннан хәбәр юк. Көннәрдән бер көнне телевизордан Түбән Камада билгесез кешенең мәете табылганны  күрсәткәч, Зәйтүнә әбинең йокысы кача. Түбән Камада табылган кешене ул үз  малаена охшата.

Әби район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Ришат Насыйбуллинга гозерен җиткерә, улын табарга булышуларын сорый.

Һәм менә кичә, 23 апрельдә, полиция бүлекчәсеннән сөенечле хәбәр ала Зәйтүнә әби. Улы исән-сау, Пенза өлкәсендәге бер авылда яши икән. Ул әнисе белән элемтәгә керергә ышандырган.

Зәйтүнә әби полиция хезмәткәрләренә бик рәхмәтле булып редакциягә шылтыратты. “Мине игътибар белән тыңладылар, аннан улымның исән-имин булуы турындагы хәбәрне җиткерделәр. Куанычымнан нишләргә белмәдем. Кешеләргә ярдәм итәргә гел әзер булган бу мәрхәмәтле хезмәткәрләргә эшләрендә зур уңышлар телим”,–ди Зәйтүнә әби Ситдикова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев