Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында Иске Матак һәм Юхмачы урта мәктәпләре “Земский учитель” программасында катнаша

Районыбызда Юхмачы һәм Иске Матак урта гомумбелем мәктәпләре “Земский учитель” программасында катнаша.

Әлеге программа 2020 елдан 2022 елга кадәр тормышка ашырыла. Аның нигезендә, авыл җиренә эшкә кайткан укытучыга бер миллион сум күләмендә бер тапкырлы субсидия бирелә. Программада катнашучы белгеч авылда биш ел хезмәт куярга тиеш.

Шушы арада республикада “Земский учитель” бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды. Республиканың 4 педагогы һәркайсы миллион сумга ия булачак. Республика конкурсына Россиянең 21 төбәгеннән 68 укытучы, шул исәптән Татарстаннан 18 мөгаллим документ тапшырган булган. Быелгы җиңүчеләр арасында безнең районга кайтырга теләк белдергән укытучылар юк. Алар алга таба булыр дип өметләник. Район мәктәпләренә яшь белгечләр бик кирәк. Программа гамәлдә булган өч ел эчендә республикада барлыгы 34 җиңүче бүләкләнәчәк.

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев