Әлки районында “Карамалы-Иске Әнҗерә” автоюлын салуга керештеләр
Зур йөк машиналары белән ерак юлларга йөрүче шоферлар, навигаторга ышанып, “Базарлы Матак-Мамыклы” юлында һәр кышны диярлек юл-транспорт вакыйгасына юлыгалар иде.
Иске Әнҗерә ягына борылып, я юл читенә төшәләр, я батып калалар. Иярченле җайланма шулай “адаштыра”. Биредә юл бар, әмма гади, грунт юл, фуралар өчен түгел. Ниһаять, бу юлга да чират җитте. Хәзер монда юл төзүчеләр хуҗа булып алды.
Төзелешне кар эрүгә үк, 19 апрельдә башладылар. Геодезия эшләрен башкардылар, булачак автотрассага махсус билгеләр куеп чыктылар.
Шул көннән башлап яңа төзелеш объектында прораблар Павел Жарков һәм Альберт Мортазин эшли.
–Юлның озынлыгы 5595 метр. Тапшыру срогы – 2022 ел. Узган ел әзерлек эшләрен башкардык, ә быел төп төзелеш алып барыла. Юл эшчеләре тәүлек әйләнәсе хезмәттә – юлны эре габаритлы техникага да ачу өчен оешма җитәкчелеге барлык төп эшләрне быел мөмкин кадәр күбрәк башкарып чыгу бурычын куйды,–дип планнарын уртаклаша Павел Жарков.
Хәзер җир эшләре алып барыла. Экскаватор машинисты Николай Белоусов бер-бер артлы килеп торучы КамАЗларга туфрак төйи – өлгер генә. Ә рульдә таныш егетләр – Альмир Сабиров, Илнур Хәсәнҗанов. Алар “Алексеевскдорстрой” җәмгыятендә байтак еллар эшлиләр.
–Юл төзелеше институтын тәмамлап унберенче ел эшлим инде, әмма мондый катлаулы объектны очратканым булмады. Катлаулы авыр дигән сүз түгел, безнең оешмада бит барлык мөмкинлекләр, заманча техника һәм, билгеле инде, иң яңа технологияләр, квалификацияле кадрлар бар. Болар барысы да ышанычлы һәм ныклы юллар салырга мөмкинлек бирә,–дип өсти прораб.
Юлның буеннан буена 20 суүткәргеч торба салыначак. Аларның бер өлешен инде узган җәйдә урнаштырганнар. Сәбәбе шул – бу сазлыклы җирләр, грунт сулары якын.
Чыннан да, көн бик эссе булуга карамастан, әле тегендә, әле монда зур-зур күлләвекләр, урыны-урыны белән алар дәү күлләргә әверелә. Автотрасса ныклы булсын өчен юл эшчеләре грунтка известь кертәләр, грунт суларын читкә җибәрү өчен аркылы дренаж ясыйлар. Юл киеменең нинди буласын җентекләп аңлату өчен прораб Альберт Мортазин блокнотында инде барлык катламнарның схемасын сызарга да өлгергән.
–Аска бер метрга кадәр биеклектә известь белән грунт салына, аннан соң – чирек метр ком, ә өскә вак таш һәм ком катнашмасы, аңа асфальт-бетон түшәлә,–дип тасвирлый Альберт. Аның әти-әнисе тумышлары белән безнең районнан икән. Моны ул бер горурлык белән хәбәр итте. Якташлары – бригадирлар Салават Фәсиховның һәм Айдар Гыйззәтовның тапшырылган эшкә бик җаваплы карауларын да билгеләп үтте. Аларга геодезия эшләре йөкләнгән икән.
Ныклы булмавы сәбәпле, юлдан җирнең бер өлешен алып, аны төзелеш өчен кулай булганына алыштырачаклар.
Инде кояшта шактый каралып өлгергән прораблар төнлә сменага мастер Илфат Миңнеханов керешәчәген әйттеләр. Көндез дә, төнлә дә график буенча бульдозер рулендә тәҗрибәле тракторчылар – бертуганнар Анатолий һәм Николай Бухлаевлар.
Объектның икенче башында мастер Фәнил Гыйльфанов җитәкчелегендә кече ясалма корылмалар урнаштыру бригадасы хезмәт куя. Егетләр инде өч бүлекле суүткәргеч торбаны урнаштырырга, юл откосларын бетон белән ныгытырга өлгергәннәр.
Бу торбалар метр ярымлы әйләнечләре белән генә түгел, сырлы булулары белән дә аерылып тора. Аларны һәр яктан махсус материал белән чорнаганнар. Мондый корылмаларга көчле ташулар да куркыныч түгел.
Торбаларны монтажлауга керешкәнче бетончылар елга буендагы карт агачларны һәм куакларны кискәннәр. Исеме булмаган әлеге бәләкәй елга каядыр урман эченнән башланып китә. Сазлыклы урынның тагын бер уңайсыз ягы бар – ул да булса әрсез черкиләр.
–Бөҗәкләр – вак-төяк кенә. Кара әле, откослар ничек тигез, шома килеп чыкты. Ә торбалар – карап кына торырлык,–дип, эшнең күркәм нәтиҗәсе белән горурланып, кичүнең бер ягыннан икенчесенә күчә-күчә күрсәтеп йөри дүрт дистә елга якын стажлы мастер-төзүче Фәнил Фәвасим улы.
Шуны да әйтергә кирәк, бетон чатнамасын, ярылмасын өчен аның өстенә махсус пленка да җәелгән.
Чыннан да, гаҗәеп күркәм, матур, хәтта монументаль күренеш бу. Хәер, күптәннән көтелгән бу юл – искиткеч зур, җиңелләрдән булмаган четерекле хезмәт. Безнең юл төзүчеләр аны намус белән башкаралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев