Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында кешеләр исерек йөртүчене тоткарларга ярдәм иткән

Узган атнада район ЮХИДИ инспекторлары ике исерек йөртүчене тоткарлаган.

Сәрхүшләр икесе дә Базарлы Матак авылында яшәүчеләр. Аларның берсен тоткарларга авыл халкы ярдәм иткән. Район үзәге урамнарында зур тизлек белән чабучы Жигули” машинасы хакында полиция бүлекчәсенә борчу белән шылтыратканнар. Автоинспекторлар урынга килеп, машинаны туктаткан. Руль артындагы бәндәнең спиртлы эчемлекләр кулланган булуы ачыкланган. Шулай итеп, кешеләрнең уяулыгы аркасында исерек бәла тудырырга өлгермәгән.

Район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рәис Сафин әйтүенчә, атна дәвамында  юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 45 очрагы ачыкланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев