Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында халык терлек азыгы хәзерләүгә кереште

Мал асраган һәр кеше бүген печән хәстәрләү мәшәкате белән яши.

Җәй быел яңгырлы башланды. Болын, үзәнлекләрдә үлән куе, биек булып үсте. Инде вакытында чабып алып, саклауга куясы.

Район башлыгы Александр Никошин авыл җирлекләре җитәкчеләренә  халыкка печән җирләрен бүлеп бирү бурычын куйды. Күп кеше бит елның- елында үзе чаба торган җирдә малларына азык хәзерли.

Авылларда печәнне чабып,төргәкләргә төреп бирү хезмәте күрсәтүчеләр дә күбәя бара. Инде чалгы тотып печән чабучыларны сирәк очратасың.

Трактор яллап печән чаптыру да табигый хәл хәзер авылда. Күпләр мотоблокларга   чапкыч тагып та печән хәзерләргә җайлаша.

Тагын бер мәшәкатьсез алым—печәнне сатып алу. Кипкән, рулонга төрелгән печәнне заказ буенча өеңә үк китереп бирергә мөмкиннәр.

Сыер өчен нинди печән сатып алу яхшырак соң? Бу хакта авыл тормышы белән кайнап яшәүче, үзе дә бик күп мөгезле эре терлекләр асраучы, Иске Камка авыл җирлеге башлыгы  Фәргать Әкбәров белән сөйләшәбез.

--Авылда ут үләнен сыерлар яратып ашый , дигән сүзне еш ишетергә туры килә. Тик бит ут үләненең бер килограммы 0,4 килограмм гына азык берәмлегенә тиң. Ә тукранбаш үләненең бер килограммы 0,8 кг азык берәмлеге тәшкил итә. Бу бит сыерга икмәк ашатуга тиң диярлек. Шуңа үләннең туклыклырагын сатып алырга киңәш итәр идем,-ди Фәргать Әкбәров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев