Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында кибеттә маска я перчаткасыз булган өчен 8 кеше административ җаваплылыкка тартылган

12 майдан Татарстан хөкүмәтенең коронавирус таралу шартларында үзизоляция режимы турында яңа карары көченә керде.

Әлеге карар нигезендә, хәзер сәүдә объектларында һәм кеше күп җыелган җәмәгать урыннарында битлексез һәм перчаткаларсыз булу тыела.

Бу таләпнең ничек үтәлүен тикшерү йөзеннән полиция хезмәткәрләре даими рейдлар үткәрә.

Районда инде коронавирус белән авыруның расланган очраклары бар. Димәк, вирус йоктыру куркынычы бермә-бер артты. Шуңа карамастан, авырудан саклану өчен кертелгән таләпләрне  үтәмәүчеләр дә очрый.

Район эчке эшләр бүлекчәсенең полиция участок уполномоченныйлары һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчә начальнигы Раил Мирзазанов

хәбәр иткәнчә, 12-13 майда сәүдә объектларында маска һәм перчатка режимын үтәмәгән өчен районда 8 кешегә карата административ беркетмәләр төзелгән.

–РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.6.1 маддәсе нигезендә, маска режимын бозган өчен 1 меңнән 30 мең сумга кадәр административ штраф салу каралган. Полиция хезмәткәрләре төзегән беркетмәләрне суд карап, һәр конкрет очракта штраф күләмен билгеләячәк,–ди Раил Мирзазанов.

Ул шулай ук мәйданы 400 квадрат метрдан арткан һәм аерым керү ишеге  булмаган сәүдә залларында ашамлык булмаган товарларны сату рөхсәт ителмәвенә басым ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев