Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында китапханәләр һәм музейлар яңадан эшли башлады

Үзизоляция режимы вакытында кешеләр кабул итүне туктатып торырга мәҗбүр булган китапханәләр һәм музейлар кабат эшли башлады.

Райондагы 36 китапханә һәм ике музей әлкилеләр өчен ишекләрен ачты. Дөрес, аларда күп кеше катнашындагы чаралар әлегә үткәрелми.

Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина әйтүенчә, клубларда төрле  мәдәни чараларга әзерлек эшләре, репетицияләр үткәрә башлаганнар. Әмма концертлар, күп кеше катнашындагы башка чаралар әле рөхсәт ителми. Боларны мәдәният хезмәткәрләре онлайн формада гына үткәрә. Әйтик, соңгы вакытта Халыкара гаилә көне уңаеннан инстаграм челтәрендә рәсем, эссе бәйгеләре оештырдылар, туры эфирда бер сәгатьлек концерт күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев