Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында коронавирус йоктырган 5 кеше исәпләнә

Бүген районда COVID-19 белән зарарланган 5 кеше исәпләнә.

Аларның барысы да авыруны чирлеләр белән контактта булу нәтиҗәсендә йоктырган. Баш табиб урынбасары Эма Шәйхетдинова әйтүенчә, пациентларның өчесендә чир уртача авырлыкта, ике кешедә җиңел формада уза.

Вирус белән зарарланучыларның гаилә әгъзалары, алар белән аралашкан кешеләр хәзер үзизоляциядә, медицина хезмәткәрләре күзәтүе астында.

Узган тәүлектә районда коронавирус йоктыручылар ачыкланмаган.

Татарстан буенча бер тәүлектә коронавирус инфекциясенең 87 яңа очрагы расланган. Өч кеше чирне читтән йоктырып кайткан, 84 кеше авырулар белән контактта булу нәтиҗәсендә зарарланган.

13 майга республикада COVID-19 ның 1919 очрагы теркәлгән.

Барысы 740 кеше савыккан (шуның 100 е соңгы тәүлектә).

Ә Россиядә бер тәүлек эчендә 10 мең 028 кеше авырып киткән.

Хөрмәтле әлкилеләр! Куркыныч чир инде янәшәдә. Үтә уяу һәм сак булыйк. Мөмкин кадәр өйдән чыкмаска тырышыйк, аралашуларны чиклик. Кибетләргә битлек һәм перчаткалардан гына керү, дистанция саклау зарур. Кулларны сабын белән ешрак юарга кирәк. Үзегезнең һәм якыннарыгызның сәламәтлеген саклагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев