Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында медицина хезмәткәрләрен бүләкләделәр

Шушы арада медицина хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Әлкилеләрнең сәламәтлеге сагында торучыларны 23 июньдә рәсми булмаган шартларда район башлыгы Александр Никошин тәбрикләде.

Быел күп чаралар гадәти булмаган шартларда уза. Коронавирус чире медицина  хезмәткәрләре бәйрәменә үз төзәтмәләрен кертте. Аларны хөрмәтләү ачык һавада– Базарлы Матак үзәк хастаханәсе бакчасында үтте. Бу тантанада ак халатлы шәфкать ияләре адресына бик күп җылы сүзләр яңгырады.

Район башлыгы Александр Никошин, медицина хезмәткәрләрен котлап:

–Кеше дөньяга килгәннән алып гомер буена сез аны озата барасыз. Үтә дә җаваплы һәм игелекле хезмәтегез сездән бик күп энергия, көч һәм вакыт таләп итә. Районыбызда үз профессиясенә тугрылыклы, талантлы, тирән белемле медицина хезмәткәрләре бик күп. Тырыш хезмәтегез өчен рәхмәт әйтеп, сезгә нык сәламәтлек, иминлек, гаиләләрегезгә бәхет телим ,- дип ихлас теләкләрен җиткерде.

Александр Никошин дәүләтебездә бүген сәламәтлек саклау тармагына игътибарның бик нык артуын, шул исәптән район медицина учрежденияләренең матди- техник базасын ныгыту, аларны заманча җиһазлау җәһәтеннән гаять күп эшләнүен билгеләп үтте.  Район үзәк хастаханәсенең йогышлы чирләр корпусында үткәрелә торган ремонт- моның бер мисалы. Әйтергә кирәк, медицина хезмәткәрләрен, яшь белгечләрне торак белән таэмин итү буенча да районыбызда җитди эшләр алып барыла.

Медицина хезмәткәрләрен котлауларга район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов та кушылды. Аннан гомер буе район сәламәтлек саклау системасында эшләгән хезмәт ветераны Асия Гобәйдуллина сүз алды.

–Мин сезнең арада эшләгән елларымны сагынам, биредә узган хезмәт юлым белән горурланам. Шуңа сөенәм, районда халыкка медицина хезмәте күрсәтү дәрәҗәсе елдан-ел үсә,- ди ветеран.  

Базарлы Матак район   үзәк хастаханәсе баш табибы Светлана Одушкина  хезмәттәшләрен һөнәри бәйрәм белән котлады.

–Быел районда сәламәтлек саклау тармагына нигез салынуга 145 ел. Ә Базарлы Матак үзәк хастаханәсе ачылганга 70 ел. Гомер –гомергә районыбызда исемнәре халык теленнән төшмәгән табиблар эшләгән. Хәзер дә андый белгечләр күп бездә. Район халкының сәламәтлеге сагында торучы табиблар династияләре никадәр. Казавовлар, Петуховлар, Одушкиннар, Зәкиуллиннар, Гатина-Гыйниятуллиналар, Гайнуллин-Туктаровлар, Афанасьевлар, Гыйззәтуллина-Хөснетдиновлар, Сафиннар–һәркайсы әлкилеләрнең рәхмәтен, ихтирамын казанган белгечләр. Буыннар чылбыры дәвам итсен, барыбызга да яраткан хезмәтебез күңел күтәренкелеге, канәгатьлек китерсен!-ди баш табиб.

Тантанада күп кенә медицина хезмәткәрләренә республика, район хакимияте, “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе  бүләкләре тапшырылды. Бәйрәм мәдәният хезмәткәрләре башкарган җырлар белән үрелеп барды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев